Сөендек җирлегендә яшәүчеләр Бидәңге мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясады.
Бидәңгелеләр барлык кунакларны җыр-бию, ипи-тоз белән каршыладылар. Табадан гына төшкән кайнар коймак һәм тәмле самавыр чәе белән сыйладылар. Иҗат отчетлары турындагы кагыйдәләргә нигезләнеп, кабул итүче як авыл тарихы белән таныштыра, танылган якташлары хакында сөйли, җирле осталар ясаган кул эшләнмәләреннән күргәзмә әзерли. Биредә дә чигелгән, атлас тасмалардан, сәйләннән картиналар, уеп ясалган тартмачыклар, бәйләнгән баш киемнәре һәм свитерлар урын алган - бу төрле техника һәм осталык белән башкарылган халык иҗаты әсәрләренең тулы исемлеге түгел әле. Ә хуҗабикәләр төрледән-төрле тәмле ризыкларны рецептлары белән бергә тәкъдим иттеләр! Барысы да - балалар бакчасы сабыйларыннан алып пенсия яшендәгеләргә кадәр - күргәзмәне бизәүдә үз өлешен керткән. "Күмәк хезмәт, аның җимешен без күргәзмәдә күрәбез, бу да җирле администрация эшенә бер бәя булып тора!" - дип мактады район башлыгы урынбасары, жюри рәисе Евгений Курков.
Алкышлар тынып тормады
Өлкән яшьтәгеләрнең фикере буенча, клубка, гадәттә аны мәдәният йорты дип атыйлар, килүчеләрнең мондый агымын аларның күптән күргәне булмаган. Район башлыгы урынбасары Евгений Курков, җирлек башлыклары Хафиз Измайлов һәм Рамил Хөсәенов белән тамаша залындагы рәтләрне җентекләп исәплибез, аларны урыннар санына тапкырлыйбыз. Баксаң, Сөендек җирлегенең иҗат концертына 250дән артык авыл кешесе килгән. Иске мәдәният йорты кабаттан җанланды. Җылылык системасының кызган торбалары аның гаять зур киңлеген юкка гына җылытырга тырышмадылар. Әмма күп сандагы тамашачылардан чыккан җылылык сәнгать кызулыгы белән ярышты, көчле алкышлардан кемнәрнеңдер уч төпләре янды.
Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның күп милләтле составы Бидәңгедә яшәүчеләр һәм авыл кунакларының күңеленә хуш килерлек номерлар әзерләгән. Хор белән башкарылган "Исәнмесез" җырыннан соң, Гүзәл Әбелханова һәм Роза Лапшина үзенчәлекле тавышлары белән сокландырдылар. Екатерина Куприянова тамашачыларга "Умарина"ның дәртле җырын бүләк итте. Аның Нина Сурова белән дуэтта яңгыраган шаян такмаклары эссе кояшта җылынган бүрәнәләр өстендәге кичке утырмаларны искә төшерде. Катя апаның оныгы Анюта Куприянова да киң күңелле әбисеннән калышмый, ул да шулай ук матур итеп җырлады.
Сөендек ФАП фельдшеры Флорида Әбелханова игез балалары өчен юкка борчылды. Тимур һәм Артур Рузилә Фәткуллова белән бергәләп сәхнәдә үз рольләрен бик яхшы башкардылар: биеделәр дә, җыр белән дә сөендерделәр. Ә менә бәләкәч Виктория Моревага тамашачылар да кушылып җырлады, күрәсең, үзләренең күңелле балачакларын искә төшергәннәрдер. "Айсылу" һәм "Миләшкәем" ансамбльләре, Инзилә Фазлыева, Гөлия Латыйпова, Люция Хәлиуллова, Румия Гыйззәтова, Нурлисә Рәҗәпова, Ильяс Рәхимов, Гөлфия Галиева, Алсу һәм Данила Куприяновлар, Люция Исхакова, Андрей Моспан - барысы да якташларын иҗатлары белән сокландырдылар.
Ә Шерзод Эрназаров башкаруындагы үзбәк биюе ничек искиткеч булды - хәтта зал да яктырып киткәндәй бу мизгелләрдә сәхнә дә иркен мамык кырына әверелгәндәй тоелды.
Алып баручылар Марсель Гыйсмәтов белән Гүзәл Хәлиуллованың чыгышлары да бик күркәм булды.
Сөендек җирлегенең үзешчән артистлары чыгыш ясаган вакытта алкышлар, "Шәп!", "Афәрин!" дигән сүзләрнең яңгырап торуы күңелләргә шатлык өстәде.
Концерт уңышлы чыкты!
Ахыргы сүз
"Сез беләсезме, мондый чаралар кешеләрне ничек берләштерә?! - дип уртаклашты педагог-психолог Вера Евграфова. - Иҗат отчетлары ул - үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концертлары гына түгел, аларда иң мөһиме һәм кыйммәтлесе - кешеләр бергәләп җыелалар, программа хакында фикер алышалар, тормыш-көнкүреш турында сөйләшергә вакыт табалар.
Концер номерларын кабатларга йөрүләр артта калды, һәрбер чыгыш уңышлы башкарылды, әмма авыл халкы бергәләп оештырылган иҗат турындагы хатирәләрне күңелләрендә озак саклаячак әле, һәм аларның янә очрашасылары килер. Менә шул чакта кабаттан җырлар яңгырар, халык җырлый икән, димәк, авыл да яши!"
Нет комментариев