Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Өлкәннәр өчен хатлар, курчак-сакчылар һәм пироглар

Тәтешнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гадәти булмаган “Язышу буенча оныклар” акциясе узды.


Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында шәһәребездәге 2нче урта мәктәпнең “Игелекле йөрәк” отряды волонтерлары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галина Кондакова җитәкчелегендә Олы Шәмәктә булып кайтты. Алар белән бергә интернат-йортта яшәүчеләр янына районның тәрбиягә бала алган ата-аналар ассоциациясе вәкилләре дә барды.
Балалар да, өлкәннәр дә кунакка буш кул белән килмәгән иде. Укучылар бу йортта яшәүчеләрнең һәрберсенә дә исемле хат-котлаулар әзерләгән, Сания Грудцина үз куллары белән ясаган курчак-сакчылар алып килгән, ә Гөлчәчәк Зәйнуллина тәмле пироглар пешергән. “Биредә яшәүче өлкәннәрнең күбесе ялгыз, шуңа күрә алар өчен аралашу бик мөһим. Мондый мизгелләрдә аларның күңелләре йомшый, шатланалар. Кемдер минем курчакларны үзенең өстәл өстенә куяр, ә кемдер алар белән аралашыр”, – дип уртаклашты Сания Ибраһим кызы.
Елена КАЛАШНИКОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев