Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Оркестр көе астында

    Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында балалар сәнгать мәктәбе “Оркестр көе астында” дигән чара уздырды.

    Залга оркестр музыкасын яратучылар җыелган иде. Алар беренче халык уен кораллары оркестрын оештыру һәм аңа нигез салучылар, танылган әсәрләрнең тарихы һәм авторлары турында күп кенә кызык­лы мәгълүматлар да белделәр. Балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының халык уен кораллары оркестры башкаруында төрле жанрдагы әсәрләр яңгырады. Чара бәйрәм аккорды – “Чәчәкле май” композициясе белән тәмамланды. 
    Музыка бүлеге укытучылары Лиана Гомәрова белән Константин Лебедев әзерләгән иҗади чара һәм матур очрашу тамашачылар күңеленә хуш килде. Әлеге бәйрәмне бүләк иткән өчен өлкәннәр тарафыннан бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде. “Сәнгать мәктәбе актив, тату, күңелле яши. Залда өйдәгечә уңайлы, җылы һәм якты, –дип үз хис-кичерешләре белән уртак­лаша Татьяна Васина. – Балалайкалар яңгырый, сәхнәгә халык уен кораллары оркестры күтәрелә. Ветераннар хоры катнашучыларының ягымлы йөзләрен күрү бик күңелле. Очрашу өчен әсәрләр шулкадәр дөрес, төгәл итеп сайланган ки, залдагы һәркем дә сәхнәне зур кызыксыну белән күзәтә”. Чарада катнашучыларны зирәклек, хөрмәт һәм ихтирам бәйрәме белән мәктәп директоры Екатерина Баландина котлады. 
    Алинә НУРИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: