Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Парлы гаиләнең йөрәгендә җылылык калдырганнар

“Авангард” гәҗите редакциясенә Олы Бисәрдән Романовлар шалтыратты, алар бергә яши башлаулары уңаеннан октябрьдә юбилейларын билгеләп үткән.

“Октябрь башында безнең берьюлы ике бәйрәм: Өлкәннәр көнен һәм бергә яши башлавыбызны билгеләп үтәбез. Льяш җирлеге башлыгы Ирина Тихонова, авылның мәдәният йорты директоры Галина Курмышкина, китапханәче Марина Канашева шушы араларда безне өйгә килеп котладылар.

Ирина Алексеевна район башлыгы Рәмис Сафиулловның тәбрикләмәсен укып сөендерде. Өлкән кешеләрнең күңелләренә әллә ни күп тә кирәкми. Без бик канәгать калдык, аларның килүе йөрәкләрдә җылылык калдырды.

Элек Өлкәннәр көнендә безне авылның мәдәният йортына җыйдылар. Җирлектәге артистлар, укытучылар, мәктәп укучылары үзләренең чыгышлары белән сөендерә, җирлек башлыгы һәм мәдәният йорты директоры мул табын әзерли, сатучы Тамара Самаркина безгә бүләкләр өләшә иде.

Быел җыелырга насыйп булмады, коронавирус комачаулады, шулай да барыбызга да бүләкләр ­тараттылар.

Галина Владимировна беркемне дә игътибардан читтә калдырмый: теләсә нинди бәйрәмдә вакыт һәм кирәкле сүзләрне таба”, – дип сөйләделәр Мария һәм Василий Романовлар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев