Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Рәхәтләнеп күңел ачтылар

    Алабирде мәдәният хезмәткәрләре авылның "Ак калфак" бүлеге, балалар бакчасы хезмәткәрләре, мәктәп укучылары белән берлектә Нәүрүз бәйрәмен күңелле итеп билгеләп үттеләр.

    Авыл балалары мәдәният йорты директоры Алсу Шәһиәхмәтова һәм китапханәче Чулпан Нигъмәтуллина белән бергә Алабирде урамнары буйлап йөрделәр. Алар һәрбер йортка кереп, җиребезгә ямле яз ае килеп җитүен, көн белән төннең тигезләшүен хәбәр итүне белдергән такмаклар, шигырьләр сөйләделәр. Ә инде әби-апалар ил-көннәр тыныч булсын, хәерле язлар килсен дигән теләкләрен әйтеп, төрле сый-нигъмәтләр, ярма, конфет, йомырка һәм прәннек-печенье бирделәр.
    Соңыннан теләге булган һәркем авылның мәдәният йортына җыелып, Нәүрүзгә багышланган җыр-бию­ле чыгышларны карады, бәйрәм боткасыннан авыз итте, рәхәтләнеп күңел ачты. Шулай итеп, авыл халкы яз аен каршылады.
    Галимә КАМАЛИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: