Саксофон һәм скрипка тавышы яңгырады
Район мәдәният йорты сәхнәсендә Казан вертолет заводы вәкилләре чыгыш ясады.
(Тәтеш, 15 февраль, «Тәтеш таннары», Татьяна КУЗНЕЦОВА, Елена КАЛАШНИКОВА фотолары). Кунакларны башкала артистлары димичә, башкача әйтеп тә булмый иде, һәм алар предприятиенең гадәти хезмәткәрләре булуга карамастан, көндәлек мәшәкатьләрдә җыр-моңга да вакыт табалар. Алар районда узучы иҗат отчеты кысаларында Казаннан Тәтеш механика заводы коллективын хупларга дип, һәм үзләре белән үзенчәлекле программа да әзерләп килгәннәр. Район мәдәният йорты сәхнәсендә рус һәм татар телләреннән тыш, скрипка һәм саксофонда Ватан, ярату турында, шаян, лирик көйләр яңгырады. “Вакыт комлыгы” хореография композициясе дә тамашачыны сокландырды: киемнәр, эчке тойгылар, хәрәкәт – боларның барысы да сәхнәдә барган күренешләрне бертуктаусыз һәм таң калып күзәтергә этәргеч булды. Тамашачылар һәрбер артистның чыгышын, алар арасында авиатөзелеш сәнәгате ветераннары күп иде, көчле алкышлар белән каршыладылар. “Концерт миңа ошады, артистларның югары дәрәҗәдәге әзерлекле булулары, аларның осталыклары сокландырды. Чын күңелдән ял иттем”, – дип уртаклашты Мария Матвеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев