Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Шәфкатьле булу – күркәм гадәт

Райондашларыбыз Олы Шәмәктәге картлар интернат­-йортында яшәүчеләр янына барды.

Бер-беребезгә изге гамәлләр белән ярдәм күрсәтү көндәлек тормышыбызда еш кабатланып торсын, игелек кылыйк дигән  уйлар күңелебездә һәрвакытта яшәсен иде. 
“Олы Шәмәктәге картлар-интернат йортына районның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, Зур Әтрәч җирлеге башлыгы Илнур Юнысов һәм “Кызыл миләш” ансамбле, Васыйл Юнысов, Кече Әтрәчтән Хәлил Мәгъ­сүмов бергә җыелып бардык”, – диде Асия Ибраһимова. 
Аның әйтүенчә, өлкәннәр кунаклар килүне залда җыелып көткән. Очрашуны “Кызыл миләш”ләр матур җыр белән сәламләп ачып җибәргән. Аннары җирле шагыйрә Роза Фәйзуллина әниләр турында язган үзенең иҗат җимешен тәкъдим иткән. Шуннан соң үзешчәннәр күңелле җырлары белән рух күтәренкелеге өстәгән.
“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Гомәр кызы үзенең чыгышында интернат-йортта тәрбияләнүчеләргә күңел кичерешләре аша хис-тойгыларын белдереп, һәрберсенә җиләк-җимеш, татлы ризыклар өләшеп чыккан. Районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова да моңлы җырлары, татар халык биюен башкарып, әлеге очрашуны тагын да ямьләндергән. Васыйл Юнысов гармунда уйнап, аһәңле тавышы белән сокландырган. 
“Соңыннан барыбыз бергә күмәкләшеп татар, рус телләрендә җырладык. Картлар йортында яшәүчеләр үзләре дә моңлы тавышлары белән канатландырып җибәрделәр. Әлеге учреждениенең директоры Людмила Самаркина һәм хезмәткәрләр, анда тәрбияләнүче өлкәннәр без килүгә бик шатландылар, ихлас ихтирам сүзләрен белдерделәр. Килегез, без сезне көтәбез, дип озатып калдылар”, – диде аккалфаклылар.  
Рубин Идрисов (автор фотосы)  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев