Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сәхнәдә – халык театры

Буа шәһәрендә театр коллективларының Шамил Закиров исемендәге "Идел йорт" Төбәкара бәйгесе булып узды.

Анда районыбызның Келәш халык театры коллективы да катнашты. Алар тамашачы һәм жюри хозурына Эльмира Ибраһимованың "Никтудымнар авылында" дип исемләнгән ике пәрдәлек комедиясен тәкъдим итте. Артистларның хис-кичереш­ләре белән уртак­лашкан вакытта Келәш халык театры үзешчәннәренең бәйгедә катнашучы Дип­ломы белән бүләкләнүләрен белдек һәм моңа без, иҗади хезмәт эчендә "кайнап" яшәгән гәҗит хезмәткәрләре дә, ихластан сөендек.
"Бәйгедә республикабызның җиде районы катнашты. Келәш халык театры күрсәткән күренеш­ләрдә бүгенге заман яшьләренең көнкүреше, авыл тормышының ни дәрәҗәдә булуын тасвирлаган тирән мәгънә ярылып ята. Анда көлкеле, уйландырырлык һәм гыйбрәт алырлык мизгелләр дә шактый булды. Чөнки хәзер яшьләр күбрәк читкә, зур шәһәрләргә китәргә омтыла, ә авыл картая, олыгая бара. Келәшлеләр нәкъ тә менә шушы хәлләрне ачык итеп күрсәтеп бирә алдылар, - диде районның милли-мәдәни үзәк җитәкчесе Асия Ибраһимова, бәйгедән кайткач. - Халык театрының гомере озын һәм дәвамлы булыр дип өметләнәм. Һәркайсына иҗатларында зур уңышлар гына юлдаш булсын".
Асия Заһир кызы әйтүенчә, Гөләндәм түти (Альбина Кәримова), Шәмси бабай (Рәшит Галимов), корреспондент кыз Энҗе (Илүзә Сафиуллина), буйдак егетләр (Рушан Копетдинов, Фәнис Җиһаншин, Рәдиф Саттаров), укуын тәмамлап, авылга кайт­кан егет (Рәмис Галимов), өйләнмәгән гармунчы (Дамир Нотфуллин), шәһәрдә яшәүче авыл кызын (Гөлчәчәк Галимова) уйнаган үзешчәннәрнең, суфлер Рузалия Нотфуллинаның үз рольләрен артистларча осталык, күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарулары олы мактауга лаек.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев