Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сәламәтлек саклау хезмәтенә тәҗрибәле кешеләрне дә җәлеп итәчәкләр

Торак мәсьәләсе хәл ителсә, башка сораулар да җайга салыныр.

(Тәтеш, 25 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында медицина хезмәткәрләре җитешмәгән районнарны әйтеп үткән.

“Сәламәтлек саклау өчен кадрлар кытлыгы, бигрәк тә беренчел звенода, мөһим сорауларның берсе булып кала. Сәламәтлек саклау министрлыгына квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәк”, – дигән  Президент, Лениногорск, Аксубай, Спас, Зәй районнарында табиблар җитмәвен белдереп.

“Район-шәһәр башлыклары да, сәламәтлек саклау хезмәте дә яшьләрне генә түгел, тәҗрибәле кешеләрне җәлеп итүне кайгыртырга тиеш”, – дигән Рөстәм Нургали улы.

Президент читтән дә кадрлар җәлеп итәргә кирәк дип билгеләп үткән. “Республикага килергә теләүчеләр җитәрлек булыр дип уйлыйм. Торак мәсьәләсен хәл итсәк, башка сораулар хәл ителер”, – дип белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев