Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сугышлар булмасын иде

Россиядә апрельнең һәр икенче якшәмбесендә Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Үтәмештән Айдар Шәмсетдинов анда утыз ел элек хәрби хезмәт узган.

Зур булмаган авы­лда үскән егет армиягә олы абыйсы Илдар артыннан ук ди­ярлек киткән: алар арасындагы аерма нибары өч ел. 
“Ул чакта егетләрнең барысының да армиядә буласы килә иде. Мин әле хәзер дә барыр идем”, – ди Айдар Мәхмүтгәрәй улы.
Аны 1988 елның июнендә чакырып алалар. Ул Тәтештән республика хәрби комиссариатына кадәр  “Метеор”да ничек итеп барып җитүләрен, аннары Әзербайҗандагы Сумгаит шәһәренә өйрәнү частенә җи­бәрүләрен әлегә кадәр хәтерли. Әлеге вакытлар әрмән-әзербайҗан низагы белән билгеләп үтелә. Айдар Мәхмүтгәрәй улы шул зонадан билге­ләнеш буенча Карелия АССРның Петрозаводскидагы һава һө­җүменә каршы оборона гаскәрләренә эләгә. Ракетага каршы оборона гас­кәрләре ул чакта, 90нчы елларда ук инде, соңгы ясалыштагы техника белән җиһазландырылган иде, солдатлар эшенең бер өлешен компьютерлар башкарды, дип билгеләп үтә элекке солдат. Дөрес, Айдар Мәхмүтгәрәй улы айга бер тапкыр, тикшерү максатыннан, җиде кешедән торган составта ракета җайланмалары урнаштыру “нокталарына” барган. Ә аларны еш кына үтеп булмый торган урманнарга һәм сазлыкларга урнаштырганнар. “Экипажда һәркемнең үзенә бирелгән йөкләмәсе бар иде. Мин шартлаткыч механизм­ның алгы өлеше өчен җаваплы һәм бер үк вакытта ЗИЛ-131 шоферы да булдым. Җайланмаларны беренче тапкыр күргәндә, безнең ил – гаять куәтле көч, дип уйладым”, – дип уртаклаша ул.       
Солдатлар хезмәт итү барышында ракеталарны ва­кыт тизлегенә карап җыярга өйрәнгәннәр, ә аннары гамәлдә имтихан тапшырганнар. “Әгәр мине төнге сәгать икедә йокыдан уятсалар, мин ракетаны хәзер дә җыям”, – дип шаярта Айдар Мәхмүтгәрәй улы.
Бүгенге көндә ул хатыны белән бергә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару белән шөгыльләнә. Улы, агрономлыкка укып, туган авылы Үтәмешкә кайткан, кызлары – югары уку йорты студенты. 
Айдар Шәмсетдинов оборона сәләтлелеге турында болай дип фикер йөртә: “Бездә армия көчле, кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган. Әмма шулай да, иң мөһиме, сугыш­лар булмасын иде”.
Руслан Багиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев