“Театр сәхнәсе” дип исемләнгән район фестивале кызганнан-кыза бара: Түбән Тарханның “Нур” иҗат төркеме
Түбән Тарханның “Нур” иҗат төркеме Туфан Миңнуллинның шул исемдәге спектаклен куйды. Яшь үзешчән Рәзилә Галиуллова театрны “Бишек” җырын көйләп ачып җибәрде.
“Әниләр һәм бәбиләр”
(Тәтеш, 24 март, "Тәтеш таңнары", Сәния Сәмигуллина, автор фотосы). Түбән Тарханның “Нур” иҗат төркеме Туфан Миңнуллинның шул исемдәге спектаклен куйды. Яшь үзешчән Рәзилә Галиуллова театрны “Бишек” җырын көйләп ачып җибәрде.
Уникенче баласын тапкан Гөлфинә (Миңзифа Галиуллова) гаилә учагын саклаучы ана. Ул һәркемгә ярдәм итәргә атлыгып тору кебек күркәм сыйфатларны ачып бирде. Әмма Дилемма (Гүзәл Шәмсетдинова): “Миңа бала кирәкми, алмыйм”, – дип күпләрдә нәфрәт уятты. Җиде ел үз баласы булуны зарыгып көткән Валентина (Фәйрүзә Сәитова) да, үзен ямьсез дип уйлаган Алтынчәч (Рузилә Сөләйманова) тә, беренче баласын табарга теләмичә гомерлек газапларга дучар булган “Исемсез” хатын (Зәйнәп Галиева) да Дилемманы бу адымы өчен нык гаепләделәр. Балаларның исәнлеге, әниләрнең сәламәтлеге өчен җаваплы табиблар (Таһирә Булатова), Айзәрә Әхәтовна (Флюра Фәттахова), Ниночка (Рузалия Әхмәтова) Дилемманы тәнкыйть утына тоталар. Вызыйфа (Фәния Кабучева) белән Римма (Гөлсара Шиһапова) да күренешләрне ихласлылык белән уйнадылар. Суфлер Миңзифа Шәмиева да үз вазифасын тиешенчә үтәде. Җырчы һәм оператор кыз Рәзилә Галиуллова матур көйләрне, сабыйларның иңрәп елау тавышларын ишеттерде. Әлеге иҗат төркемендә мәдәниятчеләр, пенсионерлар, мәктәп укучысыннан алып сыер савучыларга кадәр бар, алар мактауга лаек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев