Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тәмле майга тиңнәр булмады

Тәтештә беренче сөт җитештерү производствосы 30нчы еллар уртасында барлыкка килә.

Ике дистә ел дәвамында ул ярымкәсәбә төрендә була, һәм бары тик 50нче елларда гына Лермонтов урамында халык телендә “иске” атамасы белән йөртелгән май заводы төзелә. Монда унсигезенче яшенә чык­кан Нина Васина да хезмәт юлын башлап җибәрә. 
Ул бер елга якын сыр ясый торган цехта эшли. Бүгенге көндә кибет киштәләрендә тиңе бөтенләй булмаган “Пошехон” сырын ничек җитештерүләре турында бик мавыгып сөйли. Шулай ук, башта – “иске” май заводында, ә соңрак, 1988 елдан Тәтеш май-сыр комбинатында җитештерелгән “Кресть­янское” мае кебек. Монда заманча җиһазлар урнаштырыла, газ белән җылыта торган пар казаны бинасы, ә җитештерелә торган продукциянең ассортименты 15 төрле булган. Ике сменада эшләгәннәр, коллектив та бик тату була. “Эшне беркайчан да бүлешмәдек”, – ди Нина Василь­евна. 
Май җитештерүче булып утыз алты ел эшли. “Респуб­ликакүләм май сыйфаты смотр-бәйгесендә күп тапкыр­лар алдынгы урыннарны яулаган продукцияне Казанга җибәрә иделәр. Майны табигый продуктлардан ясадык, сөтне район хуҗалыкларыннан алып киләләр иде. Бары тик 90нчы еллар ахырында гына продукциягә пальма мае өстәлә башлады”, – дип искә ала ул. 
Тәүлеккә май-сыр комбинатында 100 тоннадан артык сөт эшкәрткәннәр, чамасы белән 260 тартма атланмай ясаганнар. Тәтеш продукциясе, ил буенча таралып, ТАССР составындагы кечкенә шәһәр данын еракларга тараткан.
Елена КАЛАШНИКОВА
P. S. 
Хөрмәтле укучыларыбыз! 
ТАССРның 100 еллыгы алдыннан без “Чор шаһитлары” дигән яңа рубрика ачабыз. Аның геройлары хезмәт юлы ТАССР вакытына (1920 – 1990 еллар) туры килгән кешеләр булачак. 
Хәтерегезгә төшерердәй истәлекләрегез булса, гаилә архивларында эш урынындагы фотолар саклана икән, Свердлов урамы, 61нче йорт адресы буенча урнашкан район гәҗите редакциясенә килегез яки 2-53-84 телефоны аша шалтыратыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X