Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Төтеннән куркыгыз!

    Статистика шуны күрсәтә – янгыннар вакытында вафат булу очракларының 80 проценттан артыгы яну продуктлары белән сулыш кысылу һәм агулану аркасында килеп чыга.


    Без районара күзәтчелек эшчәнлеге өлкән инспекторы Роман Горбунов белән әңгәмә барышында янгын вакытында төтеннең куркынычлыгы турында сөйләштек. “Янгыннарда төтен шактый күп бүленеп чыга, ә аның составында углекислый газ бар. Әлеге газ, һава белән кушылып, кислород концентрациясен киметә. Әйләнә-тирә һавадагы кислород концентрациясе 21дән 14 процентка кадәр кимегәндә кислород җитми башлый, ә 8-11 процент булганда кеше үләргә дә мөмкин”, – ди Роман Михайлович. Гадәттә, һавадагы углекислый газ 0,04 проценттан артмый һәм янгын вакытында аның концентрациясе 4-5 процентка кадәр арта икән – сулыш алу ешлыгы арта, колакларда тавыш барлыкка килә, баш әйләнә башлый. Ә 8-9 процентка җитсә, кеше аңын югалта, 12 процент булганда тормыш өчен мөһим үзәкләр параличлана, кеше үлә. “Янгын вакытында акромин кебек көчле кислоталар бүленеп чыгарга мөмкин. Болар барысы да кеше организмын агулый. Углерод оксиды, тулысынча янып бетмәгәндә, кеше организмына аеруча зур куркыныч тудыра. Янгын вакытындагы төтен кеше өчен бик куркыныч”, – дип кисәтә инспектор.
    Энҗе АЛИМОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: