Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районында авыл җирлекләренең иҗат отчетлары дәвам итә

    Әтрәчлеләр кунакларны бусагадан ук, унсигезенче гасыр рәсеменнән чыккандай, матур милли киемнәрдән каршыладылар.

    Татар халкының чәк-чәге, пироглары, җырлары белән мәдәният йортына бәйрәм кичәсенә чакырдылар.
    Алар кырыс жюри хөкеменә үз авылларының соклангыч, гаҗәеп күренешле көндәлек тормышын тәкъдим иттеләр. Күргәзмәнең күп өлеше сый-нигъмәттән тәшкил итте - барысы да үзләренеке - өйдә әзерләнгән! Өстәлдә төп әһәмияткә ия икмәк һәм күңелләрне җәлеп итәрлек ризыклар, ә берчиттә - табигать җимешләре һәм крестьян хезмәте белән булдырылган яшелчәләр. Зур булмаган фойеның барлык стенасын өйдә тукылган җитен сөлгеләр бизәп тора. Татар чигешләре төшерелгән мендәрләр һәм япмаларга күмелгән карават үткән гасыр­ны хәтерләтеп, үзенчәлек­ле булып күренә. Биредә үз тамырларын, йолалар һәм гореф-гадәтләрен онытмый­лар, аны буыннан-буынга тапшыралар, мирасны, тормыш рухын һәм ихтыяр көчен саклыйлар. Роза апа Фәйзуллина белән Исламия Гыймранова әнә ничек итеп сандык өстендә җеп эрләп утыралар, җитез бармаклары белән тарихның нык җеп­ләрен тартып, әйтерсең лә вакыт агышын әйләндерәләр.
    Мәктәп укучылары тамаша залында мастер-класс күрсәттеләр. Яңа гына ясалган сыерчык оясы, бүләк буларак, район башлыгы урынбасары Евгений Курковка насыйп булды, төрле урындыклар, икебана шулай ук үз хуҗасын тапты. Үрелгән читән мәдәният йортының бизәге булгандыр, мөгаен.
    Байраш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамил Ильясов тамашачыны "Әссәламегаләйкем!" җыры белән сәламләде. Һәм сәхнә шунда ук авыл тормышына әверелде. Таң сызыла башлады, әтәчләр кычкырганы ишетелә, еракта чыбыркы шартлавы һәм сыерларның сузып мөгрәве, ике яшь көтүче Илнар Гаязов белән Муса Гайфуллиннарның шаян такмазалары ишетелә. Муса үзенең ковбой биюе белән иртәнге томанны куып таратты.
    Авыл уяна. Анда яшәүчеләр бер-бер артлы урамга чыгалар. Сүз авыл хәбәрләреннән башлана: быел бәрәңге уңышы әйбәтме, "Нур" һәм "Яңа юл" кырларында хәлләр ничек, авыл көннән-көн яхшыра бара, хәтта агачлар утыртуны да кайгырталар... Гөлия Сәяхфәрова укудан, сессиядән соң туган авылына ял итәргә кайткан, монда ничек түзеп торасың һәм кече ватаның турындагы гимнны ничек җыр­ламыйсың. Ситса күлмәкләр кигән Азалия Хәйруллина, Гөлия Кадыйрова ромашкалар хакындагы лирик җырны дуэт булып башкардылар. "Таң йолдызы" коллективы биюе үзенең бар ялкынын чагылдыр­ды. Яшьләр! Үкчәләре белән лезгинканы да, Нәзирә Хәйруллина кебек, үзбәк биюен дә башкара беләләр, сәхнәдә көчле алкышлар астында ал мәкләр булып тибрәлә.
    Тулы чиләкләрен күтәреп чыккан өлкәнрәк хуҗаби­кәләрнең үз мәшә­катьләре. Сөт җыючыны көткәндә утырып ял итәләр. Ләкин ямансуламыйлар! Вакытны җылы эчтәлекле әңгәмә, җырлар, биюләр белән уздыралар. Сатия Мингалиева, Эльвира Хикмәтова, Миләүшә Гайфуллина - артистлар диярсең. Гөлшат Гизамова үткәндә калган яшьлек хатирәләрен искә төшергәч, моңсуланып калган ахирәтләренең күңелен күтәрер өчен сыздырып биеп алды. Әле тагын Марсель Хикмәтов та үзенең җыры белән тәэсирләндерде. Гармунчылар Мидхәт Гайфуллин белән Рәмис Фәттахов та күңел кылларын тибрәттеләр... Тәнзилә Йосыпова үз йөзен югалтмый - һәрвакытта күтәренке рухта. Йорт эшләрен башкарырга да өлгерә, хезмәттә дә мактаулы, теләсә кайсы җәмәгать эшендә дә алдынгы.
    "Барысын да онытыйк һәм халыкның матур җырларын җырлыйк..." - дип көйләде Ләйсән Хәйруллина. Халык җырлый - туган җирләрен ярату турында. Матур концерт карап, вакыт узганы да сизелмәде. Тамашачы үзешчән артистларга рәхмәтне аягүрә басып, көчле алкышлар белән белдерде. Авыл эшчәннәренә, кайгыртучан хуҗабикәләргә, сәнгатьне тылсымга әйләндерүчеләргә җылы сүзләр һәм матур теләкләр әле бик озакка кадәр ишетелеп торды.
    "Бирегә туганнарга кунакка баргандай килдек! Иҗат отчетын оештырып җибәрү баштагы мәлдә авыррак булды, әмма аннары уртак эшкә барысы да бик теләп алынды, - дип уртаклашты Байраш җирлеге башлыгы Әсхәт Гобәев. - Бердәм коллективның хезмәте уңышлы чыкты".
    "Теләсә нинди концерт безнең өчен - матур вакыйга!" - диде соклануын яшермичә 80 яшьлек Мөнирә әби Гәрәева. - Барысына да рәхмәт!"

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: