Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тәтеш районында үзмәшгульлек системасына 54 кеше теркәлгән

Ни аяныч, төрле хезмәтләр күрсәтүче һәм мөстәкыйль җитештергән товарларны сатучы затлар бик еш кына тотрыксыз һәм сезонлы табышка ия.

Әлеге сәбәп буенча, алар салым йөкләнешен күтәрер хәлдә түгел һәм шәхси эшкуарлыкны ябарга, үзләрен күләгәдә калу куркынычы астына куеп, шуңа да законсыз эшкуарлык эшчәнлеге өчен җәзага тартылуга мәҗбүрләр. “Һөнәри табышка салым” яисә үзмәшгульлек дигән яңа салым тәртибе – алар өчен әлеге хәлдән чыгу юлы. 

“Үзмәшгульлек” исеме ас­тындагы яңалыкның өстенлекләре күп. Аларның иң мөһиме – әлеге системага күчү җиңеллеге – теркәлү өчен салым органнарына барырга кирәкми – күпләр моны үзләре башкарып чыга.

Ел башыннан илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, “Һөнәри табышка салым” дигән махсус салым тәртибе эшли башлады.
Бу пилот проекты, ягъни тәҗрибә ясап карау буларак тормышка ­ашы­рыла. 
Үзмәшгульлеккә күчү – ирекле.

Әгәр сезгә моны эшләү читенрәк булса, ярдәмче табылыр – Тәтештәге күпфункцияле үзәктә Татарстан Республикасы эшкуарларына ярдәм итү төбәк вәкиле Елена Нефедьева эшли башлады, ул сезгә аңлатып бирә һәм булышлык күрсәтә ала. 
Елена Николаевна “Һөнәри табышка салым” тәртибенең үзенчәлекләрен һәм өстенлекләрен гәҗит укучыларыбыз белән уртаклаша.

– Елена, кешеләр салым турындагы теләсә нинди яңалыкны шикләнеп кабул итә. Үзмәшгульлеккә нәрсә җәлеп итә алуы хакында сөйләгез әле. 
– Беренчедән, бу салым йөкләнешен шактый киметә. Физик затлар белән эшләгәндә – 4 процент, юридик затлар белән – 6 процент. Табыш юк икән – салым да юк. Пенсия фондына иминият взнослары түләү буенча йөкләмәләр булмый.

– Әйе, аерма сизелерлек. Ләкин яңа системага күчкәч, салым ставкасы артмасмы икән соң?
– Салым салу шартлары 10 ел дәвамында үзгәрмәячәк. Әлеге гарантия канунда беркетелгән.

– Кеше нинди дә булса эшчәнлек нәтиҗәсендә бер айга 10 мең сум табыш ала дип фаразлыйк. Әлеге суммадан салым түләү тәртибе ничегрәк?
– Узган айда 10 мең сум табыш алуыгыз турында сез үзегезнең телефон яки компьютерда “Минем салым” кушымтасында күрсәтәсез. Салым кушымтада мөстәкыйль исәпләп языла. Салым күләме турындагы  хәбәр сезгә киләсе айның 12нче числосына кадәр килә (биредә сезнең кемнән акча алуыгыз мөһим. Әгәр Сез физик затка хезмәт күрсәтсәгез – бу очракта ул 400, әгәр юридик затка – ул чакта 600 сум), аны 25 числога кадәр түләргә кирәк. Моннан тыш, салым акчасы бирелә. Түләү суммасы – 10000 сум. 4 процент ставка – 3 процентка кадәр, 6 процент ставка  4 процентка кадәр киметелә. Асылда исә, сезгә бары тик теркәлү өчен салым түләүгә 10000 сум бүләк итәчәкләр.

– Нинди төрдәге эшчәнлек белән шөгыльләнүче затлар яңа системага күчә ала?
– Яңа салым тәртибе чәчтарашлар, төзелеш хезмәтләре күрсәтүче кешеләр, фото-видео төшерүчеләр, заказ буенча төрле камыр ризыклары пешерүчеләр, бәйрәм оештыручылар (тамада), массаж ясаучылар, тырнак ясау осталары, сувенир җитештерүчеләр, йөк ташучылар, пассажирлар утыртып йөрүчеләр, арендага торак, башка биналар тәкъдим итүче затлар, техника, өс һәм аяк киеме ремонтлаучыларга кызыксындыручан ­булачак. 

– Ягъни, бу эшкуарлык белән легаль рәвештә шөгыльләнү, үзеңнең бизнесны алга таба үстерә алу мөмкинлеген бирә...
– Әйе, бу шулай. Әмма ялланып эшләүдән файдаланучылар, сәүдәчеләр, та­­быш­лары бер елга 2 миллион 400 мең сумнан арткан кешеләр “һөнәри табышка салым” системасыннан файдаланырга хокуклы түгел.

– Кемдер “Мин теркәлеп тормыйм, мине барысы да канәгатьләндерә, миңа болай да беркем дә кагылмый” дияр, мөгаен...
– Мондый уңайлы һәм җиңел система эшли башлаган икән инде, күләгәдә калучыларга, ягъни законсыз эшләүчеләргә дә таләпләр артачак. Салым түләүдән качкан кешеләр белән тикшерү органнары кызыксынырга, аларны җавапка тартырга мөмкин. Ә инде кем үзмәшгуль буларак теркәлгән икән, бизнесын легаль рәвештә алып бара һәм законсыз эшкуарлык эшчәнлеге өчен штраф куркынычыннан башка гына табышка ирешә ала.  Үзмәшгуль кеше рәсми расланган табышка ия – бу кредит рәсмиләштерә һәм балалар бакчасына түләү өчен компенсация алу мөмкинлеге. Үзмәшгульлеккә күчүчеләргә касса аппараты сатып алу мәҗбүри түгел, чекны кушымта аркылы да бирергә була. Дек­ларация тәкъдим итәргә кирәкми. Кыскасы, яңа салым тәртибенең өстенлекләре шактый күп.

Кәрәзле телефонга, компьютер, смартфон яки планшетка “Минем салым” мобиль кушымтасын күчереп алырга һәм салым органында ку­шымта аркылы теркәлергә кирәк. 

– Районыбыздагы үзмәшгуль затларның төп эшчәнлек юнәлешләре нинди? 
– Теркәлүчеләр арасында Тәтеш районында берничә чәчтараш, таксист, тырнак ясау белән шөгыльләнүче, арендага торак бирүче, өс һәм аяк киемнәре, көймә моторлары ремонтлаучы кешеләр бар. Алар мондый салым тәртибенең үзләренә бик тә туры килүен билгеләп үтә, чөнки бу җиңел һәм бары тик “Минем салым” кушымтасын телефонга күчереп алу гына зарур, беркая да барырга һәм бернәрсә дә тутырырга, шулай ук онлайн-касса кирәкми – чек кушымтада булдырыла, салымы да күп түгел.


Әгәр сораулар калган булса, аңлатып бирү өчен белгеч Елена Нефедьевага 89370031067 телефоны буенча мө­рәҗәгать итәргә, яисә Тәтештәге күпфункция­ле үзәккә, 6нчы сандагы тәрәзәгә, дүшәмбе көннән алып җомгага чаклы 8дән 17 сәгатькә кадәр (12дән 13 сәгатькә кадәр төшке ял вакыты) шәхси кабул итүгә килергә кирәк.

Михаил Гордеев 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X