Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Туган телем – иркә гөлем

Татар халкының бөек шагыйре һәм мәгърифәтчесе Габдулла Тукай туган көндә, 26 апрельдә, Татарстанда Туган тел көне билгеләп үтелә.

Республикабызда йөздән күбрәк милләт вәкиле яши, Тәтеш ра­йонында иң күп санда руслар, татарлар, морд­валар һәм чуашлар та­ту гомер киче­рә. Алар­ның барысы да­ гореф­-гадәтләрне, тор­мыш-көнкүреш мәдәниятенә һәм, әл­бәттә инде, үзләренә якын туган телгә ия.
Гөлфинә Әмерханова:
"Минем уйлавымча, те­ләсә кем үз телен белергә тиеш. Аны белмәүче кеше - бу караңгылыкка очучы канатсыз кош. Минем туган телем - татар теле, без гаиләдә әлеге телдә сөйләшәбез".
Ирина Николаева:
"Балаларым рус һәм морд­­ва телләрендә­ ях­­шы итеп, иркен сөй­лә­­шәләр. Аны буыннан-буынга тапшырып ба­ру бик мөһим дип саныйм, моны ата-аналар эш­ләргә тиеш".
Алла Самойлова:
"Мин - рус. Туган телдә халык­ларның гореф-гадәте, аның ае­­рымлыклары, үзен­чә­лекләре чагыла. Мо­ны белеп, без чын ватанпәрвәрләр булабыз. Ул безгә әби-бабаларыбыздан калган, шуңа күрә без аны кадерләргә һәм яратырга тиеш! Үз телеңне белү - димәк, үз халкыңны белү!"
Дарья Хафизова:
"Без - интернационал­ гаилә, нигездә рус телендә сөйләшәбез. Әмма иремә бала белән һәрвакытта татарча аралашырга әйтәм. Үзем рус милләтеннән, әбием - мордва, ләкин ул безнең белән балачакта мордвача сөйләшмәде, шуңа бу телне белмим".
Кристина Фомина:
"Чуаш теле - минем өчен туган тел. Әгәр үз телебезне белмибез икән, ул чакта аны балаларыбыз да белмәячәк, шулай итеп югалыр­га да мөмкин".
Татарстанда яшәүче төр­­ле милләт вәкилләре арасында үзара аңлашу һәм хөрмәтнең гасырлар традициясе барлыкка килде. Туган тел көне һәркайсыбызга үзебезне халыкның бер өлеше итеп тоярга өстәмә мөмкинчелек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X