Халыклар дуслыгы йортында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган шигърият кичәсе булып узды.
Анда Халыклар дуслыгы йорты директоры Александр Дубровский, район мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина, ТР буенча федераль казначылык идарәсенең Тәтеш районы бүлеге җитәкчесе, "Ак калфак" оешмасы әгъзасы Гүзәл Мингалиева, район гәҗите хәбәрчеләре катнашты.
Бәйрәмгә килүчеләр мәктәп укучылары, балалар бакчалары сабыйларының Тукай әсәрләренә нигезләнеп ясалган гамәли-кулланма сәнгать эшләре, рәсемнәр күргәзмәсен таң калып карадылар.
Тукай кичәсен татар мәктәбе укучылары Алинә Фәрхетдинова, Инзилә Гатауллина, Алисә Шакирова, Айрат Мозафаров шагыйрьнең төрле еллардагы әсәрләре белән башлап җибәрделәр, ә Регина Хәбибуллина үзе язган иҗат җимешен сәнгатьле итеп сөйләде. "Миңнерауза Әхмәтҗанова җитәкчелегендә 8нче сыйныфлар Тукайга багышлап мәктәптә ике гәҗит чыгардылар. Бүген без аны Асия Заһир кызына бүләк итәбез", - дип тәэсирләре белән уртаклашты Нәфисә Кәримова.
Шәһәрдәге "Сабый" балалар бакчасыннан Варвара Абашина, Анастасия Тайманова, "Миләшкәй"дән Алинә Әхмәтшина, Марина Нестерова, Анастасия Никитина, "Каенкай"дан Рафия Шәйхетдинова, Самира Гатауллина, "Әкият"тән Арина Миронова, Артем Васин, Камилә Тимершина, Стас Коновалов, Әмин Сибгатуллин, Маша Янгельдина, "Башаккай"дан Камилә Гайнетдинова, Кәримә Юнысова башкарган шигырьләр һәм җыр-биюле номерлар, сәхнәләштерелгән күренешләр бик уңышлы килеп чыкты. Алар барысы да тырышып әзерләнгәннәр һәм әлеге кичәдә бик матур итеп чыгыш ясадылар. Татар милли күлмәкләрен кигән кадет кызлары Ксения Глухова, Кристина Сидорова, Анастасия Малькова "Бәйрәм бүген" җырын күңелләргә үтеп керерлек итеп башкардылар. 1нче урта мәктәптән Рәсим Сәйфетдинов, Камилла Павлушина, Динара Миннуллина, Гөлназ Гыймадиева сәләтләре белән рухландырдылар. Икенче мәктәптән Шамил Җаббаров белән Азалия Матеева һәм башкалар ямьле кичәгә нур өстәделәр.
Зур Әтрәчтән килгән җирле шагыйрә Роза апа Фәйзуллина үзе язган шигырьне сөйләде.
"Бүген без искиткеч бәйрәмгә җыелдык. Әлеге матур гадәт сакланып калсын һәм Тукай туган көнен ел саен билгеләп үтәрбез дип өметләнәм", - диде Татьяна Красулина.
Районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова педагогларга, тәрбиячеләргә матур номерлар әзерләгән өчен рәхмәт белдереп, Тукай шигырьләренең 15 телгә тәрҗемә ителүен һәм һәркайсыбыз кечкенәдән үк Тукай әсәрләре белән тәрбияләнеп үсүен билгеләп үтте.
Кичә тәмамлангач та кемнәрдер үзләренең хис-кичерешләре хакында фикер алышырга да өлгерде. Ягымлы йөзләргә карап, Габдулла Тукай кичәсе һәркемдә якты хатирәләр калдыруын шунда ук аңлап була иде.
Нет комментариев