Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Уртаклашасым килә”

“Кызыл Тарханда яшәүчеләр барлык яхшылыкларга сөенеп яши. Үтеп киткән ел да, шөкер, әйбәт вакыйгаларга бай булды.

Көз көннәре төзелгән яңа юлга шатланып туя алмыйбыз. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов безнең үтенечне ишетте, безгә ярдәм итте. Авыл кешеләре яңа төзелешкә катнашы булган һәркемгә рәхмәтле.
Һәр эшкә оста, уңган-булган Талип Сөләйманов, Ирек Якупов, Илдар Сөләйманов мәчетне ремонтладылар, эчке ягы – евроремонтланган, ике тәрәзәне алыштырдылар, ишекләрне үзләре ясады һәм алмаштырды, профнастил белән тышладылар, яңа койма куйдылар. Мәчет имамы Назыйф Якупов әлеге эшләрдә зирәк киңәшләре белән ярдәм итте.
Бездә халык бик эшчән. Зират территориясен бергәләп коймалап алып, шунда кечерәк сарай урнаштырылды, каты-көнкүреш калдыклары урыны ясалды, суүткәргеч яңартып төзекләндерелде, кое ясап куелды.
Җирлек башлыгы Николай Сапожников гаять зур хезмәт башкарды. Безнең тарафтан җыелган һәм респуб­ликабыз Хөкүмәтенең финанслау кысаларын­да өстәп биргән үза­ра салым акчасына без тагын да яхшырак яшәсен өчен файдалы күп нәрсәләр эшләнде. “Бердәмлектә – безнең көч”. Без бергәләп тагын да күбрәк эшли алабыз!” дип юкка гына әйтмиләр шул.
Күптән түгел безнең клубта тамашачыларга Данил Салиховның “Язмыш” спектакле күрсәтелде. Әлеге вакыйганы без дулкынланып көттек һәм авылларда спектакльләр кую гадәтенең яңаруына сөендек. Сәхнәдә барган теләсә нинди чараны мәдәният хезмәткәрләре үз йөрәкләре аша үткәрә. Рольләрнең һәркайсы уңышлы итеп бүлеп бирелгәнлектән, үзешчән артистлар бик шәп итеп чыгыш ясады. Тамашачы күренешләрне алкышлап кабул итте, ул күзләрне дә чыландырды һәм спектакльдән алган кичерешләр тирән уйланырга да мәҗбүр итте. Жюри рәисе Асия Ибраһимова үзенең чыгышында безнең авыл кешеләрен киң күңелле, кунакчыл дип билгеләп үтте. Бу чынлап та шулай”.
Роза Горохова, Кызыл Тархан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев