Уяу булыгыз!
РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Большакова искәртә: “Россия дәүләт пенсия фонды хезмәткәрләре йорттан-йортка йөрмиләр!
Чит оешма вәкилләре, алар үзләрен дәүләт пенсия фонды хезмәткәрләре итеп таныштыралар, тарафыннан йортларга бару очраклары теркәлгән һәм мәҗбүри пенсия иминияте турында килешү төзү өчен төрле сылтаулар табып, паспорт һәм СНИЛСны күрсәтүне үтенәләр. Тәтеш районы РПФ Идарәсе хезмәткәрләре гражданнарның өйләренә йөрми, гражданнарга пенсия тупланмаларын булдыру ысулын сайлауны мәҗбүриләү буенча бернинди эшләр дә алып бармый. Нәрсәгә дә булса имзагызны куяр алдыннан игътибар белән укыгыз, таныш булмаган затларга шәхси мәгълүматларыгызны бирмәгез”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев