Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Волонтерлар ярдәм итәчәк

Россиянең эфир телевидениесе санлы тапшыруга күчә.


Татарстан аналог тапшырулары соңгы чиратта (2019 елның 3 июнендә) туктатыла торган төбәкләр исемлегенә керде. “Тәтешлеләр, әгәр алар телевидение буенча яраткан программаларын алга таба да карарга телиләр икән, әлеге вакыйгага алдан ук әзерләнергә тиешләр. Бүгенге көндә аналог телевидение караучылар өчен, иске төрдәге телевизорга санлы приставка яки DVB-Т2 стандартындагы яңа телевизор сатып алырга кирәк. Шулай ук дециметрлы диапазонда урам антеннасы булдырырга, аны телевизорга ялгарга һәм тапшыру станциясенә юнәлтергә, шуннан соң санлы каналларны табарга кирәк”, – дип киңәш итә белгечләр. 
Тәтешлеләрнең барысы да санлы сигналны кабул итү өчен кабызуны мөстәкыйль рәвештә булдыра алмый. Аларга ярдәмгә волонтерлар – җирлек башлыклары, студентлар киләчәк. “Батырлык” яшүсмерләр патриотик клубында тәрбияләнүчеләр, санлы эфир сигналын кабул итәр өчен җайланманы кабызу һәм көйләүне гамәлдә дә өйрәнүчеләр, шушы араларда шәһәрле Зинаида Бибина янында булды. Олы яшьтәге әбекәй 3 июньнән соң, бу хакта гаммәви мәгълүмат чараларында еш сөйләп торалар, телевизорны ничек карый алуына борчылган. Ачыкланганча, аның санлы стандартка ярдәм итүче прис­тавкасы бар икән. Зинаида Харитоновна каналларны күчерү төймәсеннән файдаланмаган булган, “Батырлык”ның педагог-оештыручысы Ксения Обидина аңа моны күрсәтте, ә авыл хуҗалыгы техникумы студенты Кирилл Абашин әбекәйгә аңлатып, юкка хафалануын әйтте, ул яраткан тапшыруларын алга таба да яхшы сыйфатлы сурәттә карый ала.
Ирина Ефимова  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев