Җырлау ошый
Беренче сыйныф укучысы Кира Горбунова “Йолдызлык-2019” фестиваленең район һәм зона этабында “Вокал-соло” номинациясендә җиңүче булды.
“Җырлау аңа бик ошый, мин аның үсәргә, үзенең талантын камилләштерергә омтылуын күрәм. Кира белән шөгыльләнү бик кызыклы. Аның эш сөючәнлеге һәм тырышлыгы мине сокландыра, һәм, әлбәттә инде, уңышның яртысы – бу әти-әнисенең ярдәме”, – ди кызның сәнгать җитәкчесе Лилия Минневәлиева. Кира белдерүенчә, аның иң яраткан җырларының берсе – “Ә мин чәй эчтем” дип атала, бәйгенең зона этабында ул шуның белән җиңүгә ирешкән дә инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев