«Ышаныч телефонына «Әйе!»
Олы Торхан мәктәбенең балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү отряды активистлары балалар өчен ышаныч телефоны көненә багышланган акция үткәрделәр.
Балаларга телефон аша ашыгыч психологик ярдәм күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуы, әлеге ярдәм күрсәтү үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү максатыннан, «Форпост» хокук бозуларны профилактикалау отрядында катнашучылар балалар ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән акция үткәрделәр.
Балалар ышаныч телефоны номеры язылган листовкалар таратылды, мәктәптә әлеге телефон номеры язылган белешмәлек эленде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев