Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Юлны чыгарга ярдәм итегез

15 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр бөтен дөньяда “Ак таяк” айлыгы уза.


Ак таяклы кешеләрне урамнарда, транспортта, җәмәгать урыннарында очратырга мөмкин. “Узып китмәгез, аларның проблемаларына битараф булмагыз. Аларга юлны аркылы чыгарга ярдәм итегез, ачык люк, кое, чокырларны үтәргә булышыгыз, җәмәгать транспортында аларга урын бирегез. Начар күрүчеләрнең  сәламәтлеге һәм гомере күп очракта машина йөртүчеләр белән коммуналь хезмәт эшчеләренә бәйле”, – ди Бөтенроссия сукырлар җәмгыя­тенең җирле оешмасы рәисе Нина Краюшкина. Начар күрүче балаларның ата-аналарына ул үз-­үзегезгә бикләнмәскә киңәш итә. Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Лаешта коррекцияле мәктәп-интернаты бар. Менә дигән педагоглар мөстәкыйль тормышка җайлашырга өйрәтә. Уку йортын тәмамлаганнан соң, балалар югары һәм урта махсус уку йортларында бюджет нигезендә белем алуларын дәвам итә һәм киләчәктә эшкә дә урнаша алалар. 
Нина Михайловна сүзләренә караганда, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасына район җитәкчелеге һәм иганәчеләр зур ярдәм күрсәтәләр. “Күрү буенча инвалидлар проблемаларын яхшы һәм ярдәмчел кешеләрдән башка хәл итү авыр”, – дип саный ул.
Татьяна КУЗНЕЦОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X