Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Жуковолыларның йөрәген яуладылар

    Район җирлекләрендә иҗатның кызу вакыты башланды.

    Урюм авыл җирлеге үзеш­чән сәнгать коллективы Жуковода җавап визиты белән булды.
    Кунакларны ипи-тоз һәм матур итеп бизәлгән күргәзмә белән каршыладылар, һәрбер экспонат борынгылыкның бәһасез бүләге яки җирле осталарның теккән, чиккән, бәйләгән, рәсемгә төшергән әйберләре булды. "Безнең йөрәк җылысы" дигән күргәзмә үз исемен тулысынча аклады.
    Китапханәче Раиса Матюшина тәкъдим ителгән борынгы әйберләр турында мавыктыргыч итеп сөйләде. "Хушпудагы (хатын-кыз баш киеме) кайбер вак акчалар, мәсәлән, XVII һәм XIX гасыр­ныкы, ә менә өйдә тукылган яулыктан Иоковода яшәүче берәү кияүгә чыккан... Бу сөлге Буа районында яшәүченеке, ул 104 яшьтә бакыйлыкка күчкән. Мин иске фоторәсемнәрне бик яратам", - диде күңелендәгесен ачып Раиса Спиридоновна, үткән йөз еллыкның 50нче елларындагы рәсемне кулы белән сыпырып. Ул борынгы әйберләрне сак­лау белән хезмәт бурычы буенча да, йөрәк кушуы буенча да шөгыльләнә. Виталий Арисовның оста кулларына "кунаклаган" гармун да авыл мәдәният йорты залын җыр­-моңга күмде, баксаң, ул җеп эрләгеч белән дә "шома" идарә итә икән бит. Тыңлаучан орчык сарык йонының җылы җебен әйләндерә, кул эшләнмәләре янәшәсендә утыр­ган Раиса Винокурова, Ангелина Потапова, Любовь Данилова (рәсемдә) осталыкка югары бәя бирәләр.
    Кунакларны татар, рус, чу­аш аш-суыннан әзерләнгән милли ризыклар да сок­ландырды. Супермаркетлардагы товарлар бер якта торсын, чөнки бире­дәге һәрбер тәм-томга шатлык, авыл кешеләренең кунакчыллыгы һәм юмартлыгы салынган.
    Алма төшәрлек урын юк
    Ике йөз урынлы тамаша залында һәркемгә дә урын җитеп бетмәде. Өстәмә куелган урындыклар һәм эскәмияләргә карамастан, шулай да кайбер тамаша­чыларга концерт программасын аяк өсте басып карарга туры килде.
    Урюмлылар дүрт коллектив алып килгән - балаларныкы "Ялгат", "Умарина" халык ансамбленең беренче һәм икенче сос­тавы, "Илем" чуаш ансамбле. Матур кос­тюмнар, көчле табигый тавышлар, җырларны лаек­лы башкару - боларның барысын да рәхмәтле тамашачылар көчле алкышлар һәм "афәрин" сүзләре белән бәяләде. Һәм әлбәттә, сәхнәдәге күренеш­ләрдә сүз кадерле, якын, һәркемгә аңлаешлы - туган авылның гүзәллеге, аның игелекле кешеләре, тыйнак эшчәннәре турында барды. "Умарина"ның "Икмәккә баш иябез" җыры гимн буларак яңгырады. Һәрбер чыгыш кече ватанга булган тирән тәэсирләр, шатлык, горурлык хисләре белән тулыланды.
    Галина Трифонова башкаруындагы "Волгоград каеннары"н яки "Игелек" дуэтының "Зәңгәр төн" җырын тыңлаганда берничек тә битараф калу мөмкин түгел иде. Шаян-көлке күп булды. Хәтта чуаш телен белмәүчеләрнең барысына да улларын армиягә озатканда ата-аналарның ниләр әйтүе аңлаешлы иде. Һәркем, шул исәптән балалар да, чуашларның "Армиягә озату" йоласын рәхәтләнеп карады. "Залда утыручыларның һәммәсе дә күргән һәм ишеткәннәреннән зур канәгатьләнү алды, - дип жуковолыларның фикерен белдерде өлкән яшьтәге хатын-кыз. - Бик тә гаҗәп­ләнеп, сокланып карап утырдык. Шундый бәйрәм бүләк иттеләр, хәтта вакыт турында да оныттык".
    "Безгә биредә бик ошады, - диде Урюм җирлеге башлыгы Николай Краснов, иҗат отчеты ахырында. - Бәхеткә, без нинди генә милләттә булсак та, тынычлыкта һәм бердәмлектә яшибез. Әйдәгез бер-беребезгә кунакка ешрак килик, сезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим".
    "Безнең мәдәният йортында әлегә кадәр шулкадәрле тамашачы күргәнем булмады, - дип уртаклашты "Колос" агрофирмасы" ҖЧҖ директоры урынбасары Радик Йосыпов. - Безнекеләр дә, Урюмнан да, Кошки-Новотимбаеводан да, башка авыллардан да килделәр. Авыл мәдәният йорты янында 50ләп машина исәп­ләдем". Ул күршеләренә матур концерт куйганнары өчен рәхмәт белдерде, өстәвенә аны аларның туган - мордва телендә һәм яшьләрчә итеп тә әйтте. Урюмдагы кебек, ул концертның яшь катнашучыларына шо­ко­лад, ә гүзәл затларга чәчәкләр тапшырды. Башлык Николай Сапожников та җирлектә яшәүчеләр исеменнән ешрак очрашу теләген белдерде.
    "Тавышлары нинди!", "Чын бәйрәм", "Бернинди дә башкала артистлары кирәк түгел", - дигән сүзләрне ишеттем залдан чыкканда. Урюмлылар жуковолыларның йөрәген яулады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: