Җәмгыять

11 нче сыйныф укучылары өчен математикадан район консультациясе

Консультацияне Тәтеш 2 нче урта мәктәбенең математика укытучысы Дульдеева Эльвира Сабирҗан кызы үткәрде

(Тәтеш, 2 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). 2 ноябрь көнне 11 нче чыгарылыш сыйныф укучылары өчен математикадан район консультациясе оештырылды. Консультацияне Тәтеш 2 нче урта мәктәбенең математика укытучысы Дульдеева Эльвира Сабирҗан кызы үткәрде.

Консультация чыгарылыш сыйныф укучыларын БДИ-2021 тапшыруына әзерләүгә юнәлдерелгән иде. коронавир инфекциясе таралуны булдырмау максатларында, чара дистанцион форматта узды (ZOM платформасы). Чарада 97 укучы катнашты.

Эш барышында чыгарылыш укучылары профильле һәм база дәрәҗәсендәге катлаулы биремнәрне тикшерделәр.


Нет комментариев