12 декабрь – Россия Федерациясе конституциясе көне
Россия Федерациясе Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә бөтен халык тавыш бирүендә кабул ителә, ә 1994 елдан РФ Президенты тарафыннан бу көн дәүләт бәйрәме буларак игълан ителә.
(Тәтеш, 12 декабрь, Тәтеш таңнары). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Конституция гомер-гомергә зур дәүләтебезнең җанлы гәүдәләнеше, гражданлылыгы, демократик хокуклары һәм кешеләрнең азатлыгы булды. Ватанпәрвәрлек, гражданлык җаваплылыгы кечкенәдән: туганнар һәм якыннар, якташлар, үз авылың һәм шәһәрең турында кайгыртудан башлана. Җирле үзидарә органнарының бурычы – районыбызда яшәүчеләрнең һәркайсы һәрвакытта канунның ышанычлы яклавын, һәрбер гаилә социаль якланган булуын тоюга ирешү. Хөрмәтле Тәтеш районында яшәүчеләр! Әлеге бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, җитешлек, бер-берегезгә игелекле мөгаләмә, эшегездә уңышлар һәм район, республика, илебез хакына яңа казанышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев