Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

19 май – СПИДтан үлгән кешеләрне Халыкара искә алу көне

Берләшкән милләтләр оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда ВИЧ йоктырган 37 миллион кеше яши. Россиядә әлеге диагноз белән яшәүче 1 миллион 7 мең 369 зат теркәлгән, Татарстанда – 24131.

(Тәтеш, 22 май, “Тәтеш таңнары", Руслан Багиров). ВИЧ-инфекцияләрне профилактикалауда яңа технологияләрне файдалануга һәм дәвалау өлкәсендә уңышка ирешүгә карамастан, чир таралу проб­лемасы чиктән тыш көнүзәк булып калуын дәвам итә.

Кызыл тасма СПИД белән көрәш символы булып тора. Шәһәрдәге үзәк паркта “Батырлык” яшүсмерләр клубы активистлары тарафыннан оештырылган шундый ук исемдәге акция уздырылды. Узып йөрүчеләргә ВИЧ белән чирләүчеләрнең саны арту проблемасының һәркемгә кагылышлы булуы турында искә төшерү буларак, ике йөзгә якын диярлек кызыл тасма өләшенде.  

СПИДтан үлгән кешеләрне Халыкара искә алу көне алдыннан, Тәтеш районының йөздән күбрәк форпостчысы “Белергә тиеш!” Бөтенроссия мәгъ­лүмати акциясендә катнашты, аның максаты – ВИЧ-инфекция таралуны һәм яшьләр арасында аның белән ассоциацияләнгән чирләрне профилактикалау. Яшьләр унҗиде тематик сорауга җавап биреп, онлайн-анкета тутырдылар.

“Анкета тутыргач, СПИДның ВИЧ-инфекциядән нәрсәсе белән аерылып торуын белдем һәм һәрбер кеше үзенә ышанычлы булсын өчен елга бер тапкыр булса да, әлеге чиргә тест үтәргә тиеш дип уйлыйм”, – дип уртаклашты Ангелина Кошелева.

Кешеләрнең игътибарын әлеге проблемага җәлеп итү, теләсә нинди кеше эпидемиядән зыян күрергә мөмкин булуы турында искә төшерү СПИДтан үлгән кешеләрне Халыкара искә алу көне уңаеннан оештырылган чараларның төп бурычы булып тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X