Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2020 елгы чәчү өчен ресурслар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Министрлык сайтында предприятиеләр җитәкчеләре һәм агрономнары өчен 2020 елгы чәчү өчен ресурслар дигән махсус бүлек булдырылуы турында хәбәр итә.

Биредә  вегетация  чорына  температура  һәм  явым-төшем фаразлары  белән  танышырга,   уңышны  иминләштергәндә  дәүләт ярдәме  чаралары турында  өйрәнергә һәм иминият  компанияләреннән тәкъдимнәр  алырга,  шулай  ук  орлыклар  һәм аларга  бәяләр  турында, орлыкчылык  хуҗалыклары    рейтингы турында мәгълүмат алырга   һәм  минераль ашламалар  белән тәэмин  итүчеләр  турында  белешмәләр  табарга  мөмкин.  

Шуны  әйтергә кирәк,  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров, 2020 елгы  чәчү  кампаниясенә әзерләнү  турында  сөйләгәндә, чәчүлекләргә  минераль ашламалар  кертүгә   һәм  үзебезнең  орлыкларны  сатып  алуга  аерым  тукталган  иде.  

«Чәчүлекләргә чыгымнарның  өчтән береннән артыгы  – бу   минераль   ашламаларга  тотыла  тоган  акчалар. Безнең  бурыч   – бер  гектар  чәчүлеккә   кимендә   70 кг ашлама кертү. Хөрмәтле  җитәкчеләр, без  ашламалар  сатып  алуны күпме озакка сузабыз,  ашламаларга  бәяләр,  узган  елдагы  кебек,  шулкадәр үк  дәрәҗәдә  артачак», - дип,  мөрәҗәгать  итте    Марат Җәббаров.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  шулай  ук  ашламалар  сатучылар  турында  белешмәләр  дә  бирде.   Азотлы  ашламалар  буенча  төп  сатучы     – «Аммоний» АҖ, аммиак  селитрасын тоннасын  14 мең сумнан  тәкъдим  итә. Кагыйдә буларак,   азотка      бәяләр  ел  саен  артып  бара.   Катнаш  ашламалар  белән  төп  тәэмин  итүчеләр -   «ФосАгро» һәм  «Татагрохимсервис». Ассортимент һәм күләмнәр  җитәрлек,  бәяләр  сатып  алу  күләмнәренә һәм  түләү  шартларына  бәйле.    

Быел  да  ярдәм  рәвеше  сакланып кала.  Гектарга  35 кг ашлама туплаган  һәм  тиешле  документларны  районнарда  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләренә  тапшырган  хуҗалыклар    һәр гектарга  515 сум  дәүләт  ярдәме  алачаклар.   Бу  акчаларга  өстәмә  рәвештә  тагын  бер гектарга  12 кг-нан  артык  ашлама сатып  алырга  мөмкин.  

Вице-премьер ашламалар  сатып алу  мәсьәләсенә  муниципаль районнар  башлыкларын  да  кушылырга  өндәде,    зур күләмдә  ашламалар  сатып  алганда,  аларга  сатучылар  яхшы  ташламалар  ясыйлар. Район буенча  зур  күләмнәр  җыелганда,  хуҗалыклар  шактый  акчаларын  янга  калдыра  алалар.         
Монна  тыш,  Марат Җәббаров уңыш  язмышында  орлыклар  сортларын  дөрес сайлауның   һәм аларның  сыйфатының  төп роль  уйнавын  ассызыклады.   Районнарда  бу  эшне җитди оештырырга  кирәклегенә басым  ясады ул.  

Игенчелектә  уңышка ирешүдә  барлык    вегетация  чорына   финанс һәм матди    ресурслар  белән  тәэмин  итлеш  аеруча  мөһим.  
Бюджет ярдәме  өлешендә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы апрель ахырына  кадәр  хуҗалыкларга  4,0 млрд. сумга  кадәр  акчалар бирүне планлаштыра.  

Шул исәптән:
- бәйле  булмаган  ярдәм  күрсәтүгә   - 700 млн сум,
- сөт  терлекчелегендә   сөт бирү  күләмен   арттыруга    - 862 млн сум,
- 1  кг сөткә чыгымнар  өлешен  каплауга    - 500 млн сум,
- техник  модернизацияләүгә  - 1,0 млрд сум,
- минераль  ашламаларга  - 1,0 млрд сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X