Агымдагы ел хуҗасы Кабанны тиздән, бик тиздән
(Тәтеш, 24 декабрь, "Тәтеш таңнары").
Ак металл күсе алыштырачак. Күселәр талымсыз, бөтен җиргә җитешә торган бик үҗәт җәнлек. Алар — күтәренке рухлы, әмма кәбисә елында эшләрендә гел уңышлар гына елмаеп тормас, тормыштагы ак белән кара сызыклар бер-берсен чиратлаштырып барыр дип фаразлана. Шулай да күңелле мизгелләр дә сезне шактый сөендерер.
Нет комментариев