2021 елда Татарстанда унөч балалар бакчасы төзиячәкләр
Җәмгыять

2021 елда Татарстанда унөч балалар бакчасы төзиячәкләр

Яңа мәктәпкәчә учреждениеләр төзегәндә ясле урыннары булдыру каралган.

(Тәтеш, 21 декабрь, “Тәтеш таңнары”).  2021 елда Татарстанда «Демография» илкүләм проекты буенча 13 балалар бакчасы төзиячәкләр. Бу турыда матбугат конференциясендә республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Киләсе елда без 2290 урынга 13 балалар бакчасы төзергә тиеш. Анда ясле төркемнәре дә каралган. 66 төркемне үзгәртү исәбенә яңа урыннар булдырачакбыз. Шулай итеп, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә яңа урыннар барлыкка киләчәк. Бу төзелеш эшләре бар куәтенә барган микрорайоннарга кагыла», - дип сөйләде мәгариф һәм фән министры.

Быел җиде мәктәп һәм мәгариф учреждениесенең ике янкорылмасы тапшырылды. Казан, Алабуга, Чистай, Әлмәт һәм республиканың берничә авыл районнарында яңа мәктәпләр ачылды. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

фото: Татар-информ

 


Нет комментариев