Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • 2021 елда Ураза һәм Корбан гаете көннәре билгеле

    Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2021 елда узачак мөселман бәйрәмнәре календарен әзерләде.

    (Тәтеш, 4 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2021 елда узачак мөселман бәйрәмнәре календарен әзерләде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

    2021 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаре:

    14 гыйнвар — 1 җөмәдәл-ахыр

    13 февраль — 1 Раҗәб

    18 февральдән 19ына каршы төн (6 Раҗәбтән 7 Раҗәбкә) — Рәгаиб кичәсе

    10 марттан 11енә каршы төн (26 Раҗәбтән 27 Раҗәбкә) — Мигъраҗ

    14 март — 1 шәгъбан

    27 марттан 28енә каршы төн (14 шәгъбаннан 15 шәгъбанга) — Бәраәт кичәсе

    13 апрель (1 Рамазан) — Рамазан ае башлана

    8 майдан 9ына каршы төн (26 Рамазаннан 27 Рамазанга) — Кадер кичәсе

    13 май (1  шәүвәл) — Ураза гаете

    11 июнь — 1 Зөлкагдә

    11 июль — 1 Зөлхиҗҗә

    19 июль (9 Зөлхиҗҗә) — Гарәфә көне

    20 июль (10 Зөлхиҗҗә) — Корбан бәйрәме

    19,20,21,22,23 июль (9,10,11,12,13 Зөлхиҗҗә) — Тәкбир әт-Тәшрик көннәре

    9 август (1 Мөхәррәм) — Һиҗри буенча 1443 ел башлану

    18 август (10 Мөхәррәм) — Гашүрә көне

    8 сентябрь — 1 сафәр

    7 октябрь — 1 рабигыль-әүвәл

    17 октябрьдән 18енә каршы төн (11 рабигыль-әүвәлдән 12 рабигыль-әүвәлгә) — Мәүлид Ән-Нәби

    6 ноябрь — 1 рабигыль-ахыр

    5 декабрь — 1 җөмәдәл-әүвәл

    Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

    фото: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: