Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл һәлакәтләренең саны артып киткәнлектән, Татарстандагы инспекторлар автофус шоферларына тикшерү уздыра

Татарстанда автобус шоферлары гаебе белән ике ай эчендә 27 юл һәлакәте булган.

(Тәтеш, 25 март, “Тәтеш таңнары”). Юлда һәлакәтләрнең саны артканлыктан, Татарстандагы ЮХИДИ инспекторлары автобус шоферларын тикшерә. Республиканың дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

“Татарстанда автобус йөртүчеләр гаебе белән ике ай эчендә 27 юл фаҗигасе килеп чыккан. Шунда 31 кеше имгәнү алган. Үткән елның әлеге чоры белән чагышытырганда, һәлакәтләрнең саны алты тапкырга арткан”, – дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эшләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Севрикеев.

Шоферларның тизлекне арттыруы, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуы, ераклыкны сакламавы яки төзек булмаган автобусларда юлга чыгуы һәлакәтләр артуга сәбәпче булган. 

Республикада 16 – 31 мартта пассажирларны йөртү буенча иминлекне арттыру һәм һәлакәт очракларын кисәтү максатыннан “Автобус” профилактик чарасы үтә.

Рейска чыгар алдыннан автоинспекторлар техник һәм медицина контроле таләпләренең үтәлешен, тахографлар булуны һәм төзеклекне, шоферларның эш һәм ял итү тәртибен, шулай ук тизлек үтәлешен тикшерәчәкләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев