Әгәр сезне коллектор борчыса
Җәмгыять

Әгәр сезне коллектор борчыса

Коллекторларның еш шалтыратып торулары, төнлә хәбәрләр җибәрүе һәм бурычлы кешеләргә басым ясавы – кайбер тәтешлеләр кисешә торган проблема.

Тәтеш районының суд приставлары бүлеге җитәкчесе – өлкән суд приставы Андрей Наумов коллекторларның нинди гамәлләре закон бозу булып саналуы, дәлилләрне ничек дөрес итеп җыярга һәм кайда шикаять бирергә кирәклеге турында сөйләде.

– Андрей Владимирович, Тәтеш районында яшәүчеләрнең кайберләре  коллекторларның мәгънәсез – кайчакта көненә берничә тапкыр, шул исәптән кич белән яки иртән иртүк шалтыратуларына дучар була. Мондый гамәлләр ­законлымы? 

– Бу 230нчы санлы Федераль законны турыдан-туры бозу. Закон бурычлы затлар белән үзара аралашу тәртибен төгәл регламентлый. Шулай итеп, телефон аша сөйләшүләр тәүлегенә бер тапкырдан, атнага ике тапкырдан һәм аена сигез тапкырдан артык булырга тиеш түгел. Шәхси очрашулар атнага бер тапкырдан артмаска тиеш.

Моннан тыш, түләтү белән шөгыльләнүче затларның гражданнар белән элемтәгә керә ала торган вакыты да катгый чикләнгән: эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр. Шуңа күрә, әлеге вакыт кысаларыннан тыш ясалган теләсә нинди шалтыратулар – ул хокук бозу булып тора, һәм без мондый очракларга тиешле чаралар күрәбез.

Коллектор. Фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән

– Коллекторларга тагын нинди таләпләр куела?

– Һәрбер элемтәгә кергән саен коллектор үзе белән таныштырырга: үз исемен һәм кредиторның атамасын хәбәр итәргә тиеш. Шулай ук аның телефон номерын һәм электрон почта адресын яшерергә хоку­кы юк, бу мәгълүматлар бурычлы затка ачык булырга тиеш. Әгәр бу кагыйдәләр үтәлмәсә, бу да шикаять бирү өчен сәбәп булып тора.

– Тәтешлеләр хокук бозулар буенча кая һәм ничек шикаять бирә ала?

– Татарстан Республикасы буенча ГУФССПка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моның ике төп ысулы бар. Беренчесе – “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша: анда робот “Макс” ярдәм итәчәк. “Шикаять”, “кредитор” яки “коллектор” сүзләрен кертү дә җитә, аннары система гаризаны ничек тутырырга кирәклеген күрсәтәчәк. Дәлилләрне беркетү һәм мөрәҗәгатьне электрон имза белән имзалау мөһим. Икенче ысул – шәхсән безгә яки язмача мөрәҗәгать итү: почта аша түбәндәге адрес буенча: 420095, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Восстание урамы, 118нче йорт. Шулай ук кайнар линиягә һәрвакытта шалтыратырга мөмкин: 8 (843) 514-92-34.

– Нәрсәләрне хокук бозуны раслаучы дәлилләр дип санарга?

– Оешманы җаваплылыкка тарту өчен объектив раслаулар кирәк. Аларга элемтә операторы биргән шалтыратулар детализациясе, көне һәм вакыты күрсәтелгән хәбәрләрнең скриншотлары, сөйләшүләрнең аудиоязмалары, шулай ук почта аша килгән хатлар һәм конвертлар керергә мөмкин.
Дәлилләр базасы никадәр тулы булса, без чараларны шулкадәр тиз һәм нәтиҗәле күрә алачакбыз.

– Хокук бозучыларга карата нинди чаралар күрелергә мөмкин?

– Әгәр тикшерү барышында хокук бозу факты расланса, оешма административ җаваплылыкка тартыла. Санкцияләр җитди булырга мөмкин: юридик затларга штраф күләме 500 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 200 мең сумга кадәр булырга, яисә алар дисквалификацияләнергә мөмкин. Хокук бозулар системалы рәвештә кабатланган очракта, коллектор оешмасы дәүләт реестрыннан төшереп калдырылырга мөмкин. Бу очракта ул әҗәтләрне түләтү эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителә.

– Административ хокук бо­зу турында түгел, ә тагын да җитдирәк очраклар турында сүз барган вакытлар буламы?

– Әйе. Әгәр бурыч түләтү­челәрнең гамәлләрендә җи­наять хокук бозуы билгеләре күренсә. Мәсәлән, янаулар, куркыту, законсыз ысуллар кулланып басым ясарга омтылу очракларында. Мондый очракларда без материалларны кичекмәстән полициягә тапшырабыз. Анда инде аерым тикшерү үткәрелә, ә җа­ваплылык җинаять Кодексы нигезендә билгеләнә.

– Коллекторларның артык нык бәйләнүенә юлыккан Татарстан кешеләренә сез нәрсәләр киңәш итәр идегез?

– Иң мөһиме – бу проблема белән бермә-бер ялгыз калмаска. Барлык элемтә очракларын теркәп барыгыз, дәлилләрне җыегыз һәм безгә мөрәҗәгать итегез. 

Суд приставлары граждан­нарның хокукларын яклауны тәэмин итә, һәм без бу хокукларны закон кысаларында якларга ярдәм итәргә әзер.

Басымга түзеп торырга кирәкми: ачык билгеләнгән ысуллар бар, аларны дөрес һәм вакытында кулланганда, бу алымнар эшли.

Коллектор. Фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән


Нет комментариев