Тәтеш муниципаль районы башлыгы исеменнән балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева котлады, балаларга күңелле һәм нәтиҗәле ял теләде.
(Тәтеш, 7 июнь, “Тәтеш таңнары”). "Акчарлак" балалар сәламәтләндерү шәһәр яны лагерендә "Стартка!" профильле сменасын ачу уңаеннан оештырылган концерт күңелле һәм тантаналы төстә узды.
Тәтеш муниципаль районы башлыгы исеменнән балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева котлады, балаларга күңелле һәм нәтиҗәле ял теләде.
Бәйрәм концерты дәүләт флагларын тантаналы күтәрүдән башланды. Сәхнәдә җырлар һәм шигырьләр яңгырады, шулай ук тамашачыларны флешмоблар һәм спорт тематикасына кагылышлы сәнгать әсәрләре белән сөендерделәр.
Нет комментариев