Җәмгыять

Алабирде авылыннан Адель Әскәров белән Рәсүл Сибгатуллин армия сафларына китәләр

Юлларыгыз уң булсын!

(Тәтеш, 27 июнь, "Тәтеш таңнары").  Алабирде авылыннан Адель Әскәров белән Рәсүл Сибгатуллин иртәгә армия сафларына китә.

Авылның мәдәният йорты директоры Алсу Шаһиәхмәтова әйтүенчә, бүген егетләргә авыл җирлеге җитәкчесе Ринат Хәкимов изге теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләк тапшырган.

Кичкә яшьләр дуслары, туганнары белән берлектә алка уздырып, якыннарының, авыл кешеләренең җылы теләкләрен кабул итәчәк.

Без исә егетләргә хәрби бурычларын уңышлы үтәп, туган нигезләренә исән-имин кайтсыннар дигән теләкне җиткерәбез. Юлларыгыз уң булсын!


Нет комментариев