Чолы ягындагы олы юлдан төшкәндә Алабирде авылы белән ике арада бормаланып аккан Үләмә елгасы аша тоташтырып торучы күпер култыксасында эленгән кулъяулыкларны күргәч, күңелебезне әйтеп бирә алмаслык тойгы- тәэсирләр дулкыны биләп алды.
Әле тагын авыл исеме язылган элмә тактаның баганаларында да кызларның йөрәк җылысын кушып чиккән кулъяулыклары уралган. Егетләр илебезнең тынычлыгын саклар өчен армиягә киткән. Авыл кешеләре әйтүенчә алар бишәү: Адель Әскәров, Рәсүл Сибгатуллин, Алмаз Гарифуллин, Рамил Зәйнуллин, Альмир Гайнетдинов. Солдатлар бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итә, ә аларның хис-кичерешләре әлеге кулъяулыкларда җилферди.
“Дөньялар имин булсын да, егетләр исән-сау туган йортларына әйләнеп кайтсыннар иде”, – дигән теләкләрен җиткерәләр алабирделеләр.
Бу кулъяулыклар безгә үзенә күрә бер йола, туган җирләренең солдатларны түземсезләнеп көтүен хәтерләтәдер шикелле тоелды... Чынлап та, шулай булып чыкты. Егетләр авылдан чыгып киткәндә, һәрчак күпер култыксасына кулъяулыклар бәйләп калдыру җирлектә күптәннән килгән үзенә күрә бер гадәт икән. Алабирде авылының биш лачыны бүгенге көндә илебезнең төрле почмакларында Ватан алдындагы бурычларын үти. Аларның барысы да яхшы булсын иде, исән-имин әйләнеп кайтырга язсын. Чиккән кулъяулыклар да авыл башында түземсезлек белән көтә аларны.
Нет комментариев