Алабирде мәктәбе хәбәр итә
(Тәтеш, 6 февраль, “Тәтеш таңнары”). 5 нче феврал көнне Алабирде мәктәбендә бертөркем укучыларны бүләкләү булды.
Тантана район, республика олимпиадаларында җиңү яулаган һәм призлы урыннар алган укучылар хакына уздырылды.
Мәктәп директоры Гарифуллин В.Ю., Агрофирма “Нур” җитәкчесе Нургалиев Р.Г. укучыларны, укытучыларны кайнар котладылар, грамоталар, кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
Нет комментариев