Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар иң яхшы тәрбия технологияләре кулланалар

Тәтешнең өстәмә белем бирү педагоглары – Бөтенроссия конкурсы дипломантлары һәм лауреатлары.

(Тәтеш, 20 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Балаларга өстәмә белем бирү үзәгенең бүлек мөдире Ольга Моисеева укучыларны тәрбияләү буенча “Гражданин үстерәбез” Бөтенроссия социаль-актив технологияләр конкурсының 3нче дәрәҗә дип­ломанты булды.

Тәтеш районы балаларга өстәмә белем бирү үзәге методисты Елена Кузнецова конкурсның финалист Дипломына һәм истәлекле бүләккә лаек булды.

2017 елдан башлап Мәскәүдә үткәрелә торган бәйгенең максаты – укучыларга гражданлык-патриотик тәрбия бирүнең иң яхшы социаль-актив технологияләрен ачыклау һәм популярлаштыру.

2020 елда конкурсның читтән торып үткәрелгән этабында 2500 конкурсант катнашты.

10 октябрьдә жюри нәтиҗәләр ясады һәм конкурсның финалистларын билгеләде.

Безнең өстәмә белем бирү үзәге педагогларының конкурс эшләре авторлары Ольга Мои­сеева һәм Елена Кузнецова 8-10 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә узган үз катнашындагы этапта катнашты, ул Россиянең барлык почмакларыннан читтән торып катнашу этабында җиңгән 177 кешене җыйды.

Конкурсны оештыручы – РФ Мәгариф министрлыгы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X