Җәмгыять

Аларны энтузиастлар дип йөрткәннәр

ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Клавдия Пронина китапханә эшенә бар гомерен багышлаган.

(Тәтеш, 10 май, “Тәтеш таңнары). ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Клавдия Пронина китапханә эшенә бар гомерен багышлаган. Ул китапханә системасында 46 ел хезмәт куйган.

Клавдия Федоровна мәктәпне 1954 елда тәмамлаганнан соң, туган авылы Монастырскийда китапханә мөдире булып эшли башлый. Икенче елны Алабуга китапханә техникумына укырга керә. Тәтешкә күченгәч, белгечлеге буенча эшләвен дәвам итә һәм үзәк китапханәнең уку залында мөдир була. “Ул үзенең һәрбер укучысы күңеленә ачкыч таба белде”, – дип хөрмәт белән искә алалар аны хезмәттәшләре. 1978 елның ноябрендә районның күмәк китапханәләрен үзәкләштерү башлана. Үзәкләштерү турындагы Положение нигезендә шәһәрдә ике һәм авылларда 36 китапханә системага берләштерелә, ул Тәтеш үзәкләштерелгән китапханә системасы дип йөртелә башлый. Район китапханәсе үзәк дигән статус ала. Китапханәнең штаты зурая. Китапханә структурасында методик-библиографик бүлек, комплектлаштыру бүлекләре, хезмәт күрсәтүләр барлыкка килә. Китапханә методик үзәк функциясен үти башлый. Үзгәреш системасына бу вакытта Клавдия Пронина җитәкчелек итә. Ул җаваплы директор постында 18 ел эшли.

Клавдия Федоровнаның хезмәте төрле дәрәҗәдәге бү­ләкләр белән күп тапкырлар билгеләп үтелгән, аның исеме ТР Мактау Китабына кертелгән.


Язма үзәк китапханә материаллары буенча әзерләнде    


Нет комментариев