Алдакчылар кулына – 4 миллион сумнан артык
Тәтеш районында яшәүче ир-ат мошенникларның хәйләкәр схемасына эләгеп, 4 миллион сумнан артык акчасын югалткан
Барысы да гади бер хәбәрдән башлана: 28 майда элек Мәскәүдә яшәгән һәм анда фатиры булган ир-атның МАКС мессенджерына таныш булмаган кешедән хәбәр килә.
Анда ир-атны йортта яшәүчеләр чатына өстәргә теләүләре турында әйтелә. Башкалада инде яшәмәсә дә, бу тәкъдим аңа кызыклы булып күренә: вакыйгалардан хәбәрдар буласы килә. Ул бернинди дә хәйләлек сизмичә ризалаша.
Шуннан соң ук аның телефонына код белән хәбәр килә, соңрак ачыкланганча, бу “Дәүләт хезмәтләре” порталыннан була. Алдакчылар исә ир-атны чатка кушылу өчен нәкъ менә шушы кодны әйтергә кирәк дип ышандыралар. Таныш булмаган кешеләргә ышанып, ул саннарны әйтә.
Алга таба вакыйгалар классик, әмма коточкыч сценарий буенча бара: ир-атка үзләрен ФСБ һәм полиция хезмәткәрләре дип таныштырган кешеләр шалтырата башлый. Телефоннан куркыныч хәбәр җиткерәләр: ир-атның барлык акчасы бик тиздән Украина Кораллы Көчләре (ВСУ) счетына күчереләчәк, ә үзе Украина армиясенә ярдәм итүче буларак җинаять эше фигурантына әйләнергә мөмкин, диләр. Сүзләрен раслау өчен, мошенниклар рәсми бланкларда ясалган, мөһерләр сугылган һәм бик ышанычлы күренгән ялган документлар җибәрәләр.
Курку һәм шомлылык басымы астында ир-ат җинаятьчеләрнең күрсәтмәләре буенча эш итә башлый. Аңа акчаларын “коткарып калу” һәм җинаять җаваплылыгыннан качу өчен счетлардагы барлык акчасын алырга киңәш итәләр. Үз акчасы җитми башлагач, ир-ат чиктән тыш чараларга барырга мәҗбүр була: сеңлесеннән бурычка акча ала һәм машинасын сата.
Акчасын курьерларга тапшыру өчен ул Казанга өч тапкыр бара. Беренче тапкыр сумма 900 мең, икенчесендә – 2 миллион, ә өченчесендә 1 миллион 770 мең сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта акчаны алган курьерлар үзләре дә бу акчаларны банк хезмәткәрләренә тапшырабыз, дип ышандырганнар. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, кагыйдә буларак, мондый максатлар өчен җинаятькә кушылуларын аңламаган яшьләрне җәлеп итәләр.
Монда иң борчулысы шул, ир-атның якыннарының берсенә дә, берни дә сөйләмәве. Мошенниклар ягыннан куркыту һәм басым ясау аны барысын да сер итеп сакларга мәҗбүр иткән. Бер айга якын вакыт узгач кына ул алдануын аңлый башлаган.
– СМС аша килгән кодларны беркайчан да әйтмәгез, хәтта сөйләшүче үзен “Дәүләт хезмәтләре”, банк яисә хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырса да. Бернинди дә рәсми структура мондый мәгълүматны телефон яки чат аша сорамый. Вәзгыять хәтта мөһим булып күренсә дә, оешмага үзегез яңадан шалтыратыгыз. Телефоннан әйтелгән түгел, ә рәсми сайттагы номерларны кулланыгыз. Шомлы вәзгыятьне сер итеп тотмагыз, туганнарыгыз проблеманы айнык күз белән бәяләргә ярдәм итәр.
Полициягә мөрәҗәгать итегез. Гариза никадәр иртәрәк теркәлсә, тикшерү мөмкинлекләре шул кадәр югарырак булачак. Счетларны һәм керү юлларын блокка куегыз. Мәгълүматлар чыгу куркынычы булса, банкның рәсми каналлары аша эш йөртегез, – дип искәртә Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча җинаятьләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Игорь Горбунов.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев