Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Александр Карабанов: Әни – ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында таянырга мөмкин булган кеше

    29 ноябрь – Әниләр көне.

    (Тәтеш, 29 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Бәйрәм көне җитәрәк без районыбызда
    яшәүчеләргә “Әни –  ул...” дигән сүзләрне дәвам итүләрен үтендек.

    Александр Карабанов, Буа (Кече Шәмәктә туган): 
    – Әни – ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында таянырга мөмкин булган кеше. Ул сиңа иң яхшы дус та, саклау­чы фәрештә дә, укытучы да, юл күрсәтүче дә. Әниләр дөньяда иң изге кешеләр. Шалтыратып хәлен белегез, языгыз, бер генә минут булса да сөйләшегез. Аның өчен бу бүләк булачак, ә сезнең өчен тормышта иң зур әҗер-савап. 
     

    фото: Александр Карабанов гаилә архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: