Алиментларны түләгез
Җәмгыять

Алиментларны түләгез

“Бала турында искә төшер – алимент түлә” – Тәтеш районы суд приставлары бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан шулай дип исемләнгән акция оештырылды.

(Тәтеш, 25  октябрь, "Тәтеш таңнары"). 
Аның максаты – инвалид балаларны һәм керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдә яшәүче балаларны тәрбияләүгә алимент кайтарып алу.

Белешмә
Тәтеш районы суд приставлары бүлегендә алимент түләтү буенча 100 башкару производствосы бар. Шулардан 36 бурычлы рәсми рәвештә эшкә урнашкан һәм алынган керемнән алиментларын түли. Инвалид баланы тәрбияләүгә алимент түләтүгә бер башкару производствосы бар, өстәвенә бурычлы – хатын-кыз. Шулай ук, өч башкару производствосында алимент алучылар булып күп балалы гаиләләр  тора, әҗәтле әти кешеләр андый производстволар буенча берничә тапкыр административ җаваплылыкка, шулай ук җинаять җаваплылыгына да тартылган.  


Нет комментариев