Алмагачлар ак чәчәккә  күмелгәч
Җәмгыять

Алмагачлар ак чәчәккә күмелгәч

Келәш балалары агачлар ак чәчәккә төренгәч, бәйрәм уздырган.

(Тәтеш, 24 май, “Тәтеш таңнары", Дания Хәлимова). Келәш балалары агачлар ак чәчәккә төренгәч, бәйрәм уздырган.

Авыл китапханәчесе Гөлчәчәк Галимова мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныфларда укучы балалар белән мәктәп бакчасында “Алмагачлар чәчәк ата” дип исемләнгән экологик бәйрәм оештырган. Китапханәче балаларга алмагачның җимеше генә түгел, шулай ук чәчәгенең дә файдасы күп булуы хакында сөйләгән. Аннары бергәләп алмагач тирәли әйлән-бәйлән уйнаганнар, алмагач турында җырлар башкарганнар.

Чарада катнашучылар бәйрәм ахырында татар язучыларының хикәяләреннән өзекләр укыган.


Нет комментариев