Андый укытучыларга – мактау һәм хөрмәт
Җәмгыять

Андый укытучыларга – мактау һәм хөрмәт

Халык мәгарифе отличнигы Галина Лашманова берничә буын балалар укытып чыгарган – аның белем бирүгә, балалар тәрбияләүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез.

(Тәтеш, 1 февраль, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина, фото Лашмановлар гаилә архивыннан).
Галина Васильевна февральнең беренче көнендә туганнары һәм якыннары янәшәсендә үзенең 80 яшьлеген билгеләп үтәргә ниятли. 

“Кайда туган, шунда кирәк булган” дигән әйтем – бу безнең әни турында. Ә әниебез Олы Шәмәктә туган, биредә урта мәктәпне тәмамлаган һәм шушы ук мәктәптә 37 ел эшләде, – дип район гәҗите  редакциясенә шалтыратып сөйләде Галина Васильевнаның олы кызы  Надежда Качайкина, сүз уңаеннан, ул шулай ук әнисе сукмагыннан киткән һәм Мәскәү мәктәп­ләренең берсендә укыта. – Аның хезмәт кенәгәсендә нибары өч язма бар: “эшкә тәрбияче итеп кабул ителде”, “башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп күчерергә”, “яшь буенча пенсия­гә чыгу белән бәйле эштән азат итәргә”, күп сандагы Рәхмәт һәм бүләкләр арасында “Фидакарь хезмәт өчен” медале дә бар.

Ул үзенең эшләгән елларында 12 башлангыч сыйныфларны укытып чыгарды. Аның күпчелек укучылары укытучы һөнәрен сайлады һәм үзләре белем алган мәктәптә хезмәт куюны дәвам итә. Ул үзенең һәр укучысын хәтерли. Аларның уңышларына сөенә һәм уңышсызлыкларына борчыла. 

Әни үзенең олы мәхәббәтен шулай ук туган авылында очрата. Әтием Борис Григорьевич (2004 елда вафат) белән алар 46 ел бергә яшәделәр һәм ике кыз, бер малай тәрбияләп үстерделәр. Хәзер әнинең 6 оныгы, оныкчыклары бар.

Әнием – гаҗәеп кеше. Ул авыр балачагын һәрчак шатлык хисләре белән искә ала. Ул чакта янәшәсендә булучыларның барысын да хәтерли. Әни үзен бәхетле кеше дип саный. Чөнки аның һәр нәрсәсе дә була: әти-әнисе, балачагы, оныклары һәм оныкчыклары”. 

“Галина Васильевнаның укучылары Ватаныбызның төрле почмаклары буйлап таралган, – диләр Олы Шәмәк мәктәбе укытучылары, – төрле һөнәр сайладылар, һәркайсының үз тормыш юлы, әмма аларның барысын да бер нәрсә берләштерә – үзләренең беренче укытучыларына карата күңелләрендә аңа хөрмәт хисләре йөртү. Мәктәп коллективы үзенең зирәк, әдәпле, остаз, яхшы кеше үрнәге булган педагог белән горурлана.


Нет комментариев