Җәмгыять

Ант бирделәр

Тәтешнең кадет мәктәп-интернатында яңа укый башлаучылар ант кабул итеп, Россия кадетлыгы сафында үз урыннарын алдылар.

(Тәтеш, 28 февраль, “Тәтеш таңнары”). 

Ант кабул итү чарасы тантаналы рәвештә узды. Ата-аналар һәм мәртәбәле кунаклар – Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин, районның мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина катнашында бишенче сыйныфлар һәм 6-9нчы сыйныфларның яңа укучылары кадет исемен намус һәм горурлык белән йөртергә, кадет мәктәбе уставын катгый үтәргә, үз Ватаннарына лаеклы булыр­га тантаналы рәвештә ант иттеләр.  
 


Нет комментариев