Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Антон Силуанов: Татарстан федераль үзәк куйган бурычларны уңышлы үти

Россиядә үсеш төбәкләр һәм үзәкнең уртак эшчәнлегеннән башка мөмкин түгел, диде вице-премьер.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан федераль үзәк куйган бурычларны уңышлы үти. Бу фикерен Россиянең беренче вице-премьеры Антон Силуанов ТР Финанслар министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, шулай ук Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәсе белән уртак коллегиясендә әйтте.

«Без инвестицияләр, яңа эш урыннары һәм башкалар турында әйтәбез. Болар барысы да төбәкләр чишә торган мәсьәләләр. Без аларның Татарстанда уңышлы чишелүен күрәбез», — диде Россиянең беренче вице-премьер.

Киләсе алты елда төбәкләрнең һәм федераль үзәкнең өстенлекле уртак эше Россия Президентының май указларын үтәү булырга тиеш.  Россия Президенты куйган бурычлар төбәкләрнең, шулай ук федераль үзәкнең искергән эш алымнарын карауны таләп итә. Бу ведомстволарның эш нәтиҗәлелеген күтәрү өчен кирәк.

«Киләсе елда безнең алда Россия Президентының май указларын үтәү бурычы тора. Киләсе елда үз эшебезгә башкачарак карарга кирәк, чөнки Президент үсеш сикереше белән тәэмин итү бурычын куйды. Үсеш сикереше нәрсә ул? Бу тормышның яңа сыйфаты, икътисад үсешендә яңа динамика, шулай ук безнең гражданнар тоярга тиешле үзгәрешләр», — диде Антон Силуанов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев