Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аралашып яшик, элемтәдә булыйк!

Район гәҗитенә ташламалы абунә көннәре барганда редакция хезмәткәрләре очрашып-ара­лашу өчен почта бү­лек­­ләрендә булырга, кешеләрнең гә­җиткә карата уй-фикерләрен ишетергә омтыла.

(Тәтеш, 21 октябрь, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина (автор фотосы), дәвамы киләсе саннарда)). 

Хезмәтебез чынлап та “урак өстен” хәтерләтә. Почта бүлекчәләренә шалтыратабыз, дуслар, туганнар, иҗтимагыйчылар белән элемтәләрне ешайтабыз. Бер көнне Келәш якларына юл тоттык. Кай­чандыр колхоз идарәсе урнашкан ике катлы зур бинада почта да “сыенып” утырган. Беренче шунда кердек. Аның “хуҗасы” Фирдәнә Сәгыева безне күргәч, елмаеп куйды. “Әйдәгез, түрдән үтегез”, – диде ул ягымлы итеп.  – Менә яңа программалар, көндәлекләр белән утырам. Әле тагын коммуналь түләүләр, товарлар, посылкалар, гәҗит-журналлар яздыру, аларны кабул итү, көнкүрештә кирәкле товарлар тәкъдим итү...  Барысына да өлгерергә кирәк”.
“Элек җиңелрәк идеме, хәзерме?” – дип кызыксынабыз. “Ул вакытта реестрларны кулдан төзесәк тә, элек җиңелрәк иде, әлбәттә. Компьютер белемен Казанга йөреп үзләштерергә туры килде. Заманнан калышмыйбыз, яңадан-яңа үзгәрешләрне кичерәбез, тырышабыз, эшлибез. Ташламалы абунә вакытында мөмкин кадәр күбрәк яздырып калыр­га омтылабыз”, – ди элемтә бүлегендә 34 еллык стажы булган Фирдәнә апа. Без аралашкан арада почтага бер-бер артлы кешеләр дә килә башлады.

Редакциядән: Гәҗит укучыларга бер тәкъдимебез бар. Үзегезнең аш-су серләре, яисә башка бер төрле, үзегез генә куллана торган эш алымнары, гыйбрәтле язмышлы кешеләр турындагы хис-кичерешләрегез белән уртаклашсагыз иде. Сездән матур эчтәлектәге хатлар көтеп калабыз. Әгәр теләсәгез редакциягә яки 89053100261 телефонына шалтырап әйтергә мөмкин, һәрвакытта элемтәдә булыйк, аралашып яшик! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев