Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Ашыгыгыз, бүгенге көннән “Татмедиа” гәҗит-журналларын киләсе елның беренче ярты еллыгына арзанрак бәягә яздырып була

    2020 елның 3нән 13 декабренә кадәр вакытлы матбугатны ташламалы бәядән рәсмиләштерү ункөнлеге бара

    (Тәтеш, 3 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Почта бүлекләрендә бүгенгесе көннән гәҗит-журналларны киләсе ярты еллыкка арзанрак бәядән яздырырга мөмкин. Әлеге вакыт эчендә 13 процентка кадәр ташлама каралган. Әлеге акцияне “Россия почтасы” оештыра.

    Татарстан Республикасының “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте әлеге акциядә үз басмаларын тәкъдим итә. Арзан бәя булганда Тәтеш районында чыгып килүче “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард”, шулай ук “Сөембикә”, “Казан утлары”, “Идел”, “Чаян” һәм башка журналларга, “Шәһри Казан” гәҗитенә, балалар өчен чыгып килүче “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Ялкын” журналларына, “Көмеш кыңгырау” гәҗитен яздырырга мөмкин.

    Гәҗит-журналга язылуны tatmedia.ru/podpiska сайтында онлайн язылу рәвешен тутырып, рәсмиләштерергә була.

    фото: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: