Җәмгыять

Ата-аналарга моны белү мөһим

Баланың тәүлекнең көндезге вакытында һәм кимендә ике сәгать саф һавада йөрүен көн тәртибенә кертүне күз уңында тотарга кирәк.

(Тәтеш, 24 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Динә МАНСУРОВА). Кеше хокукларын һәм иминлеген яклау өлкәсендәге күзәтчелек буенча Федераль хезмәт сайтында хәбәр ителгәнчә, гигиена тикшерүе мәгълүматлары буенча, 30дан алып 50 процентка кадәрге мәктәп укучылары мәктәпне тәмамлаган вакытта ерактан начар күрә башлыйлар һәм гомер буе күзлек кияргә мәҗбүр булалар.

Уку белән бәйле санлы технологияләр эпохасында хезмәт һәм ял итүдә мәктәптәге кебек, шулай ук аның чикләреннән тыш та, күз күрү органнарына киеренкелек шактый арта. Югары киеренкелек күзләрнең кызаруы һәм корылануына, еракка караганда күз күрүнең томанлыгын һәм тоны­к­лыгына, шулай ук муен, җилкә, баш авыртуына зарлануны барлыкка китерә. Балаларда әлеге билгеләрнең күзәтелүе ата-аналарны сагайтырга һәм медицина консультациясенә мөрәҗәгать итү өчен нигез булырга тиеш, дип кисәтә ведомство.

Роспотребнадзор профилактика чаралары сыйфатында киңәш итә: компьютер һәм гаджетлар белән эшләгәндә вакытны төгәл бүләргә; укучының эшләү урынын күз белән карап эшләр өчен кирәкле шартларда җиһазландырырга – бу уңайлы эш урыны, сул яклы яктырткыч, монитордан алып күз күрү органына кадәрге ара кимендә 70 сантиметр, эшләү өслегеннән күз күрү органына кадәр кимендә 25 сантиметр булу. Шулай ук күзләр өчен көн саен күнегүләр ясауны кагыйдә буларак кулланырга да мөмкин.  
 


Нет комментариев