Аулак өйдә егетләрнең тапкырлыгы, кызларның уңганлыгы макталган
Бүгенге сәхифәбездә иң күңелле йола – “Аулак өй” хакында сөйләшәбез.
(Тәтеш, 28 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Аулак өй – халкыбызның борынгыдан сакланып килгән йоласы. Ул яшьләр өчен аралашу, танышу, киңәш-табыш итү урыны да булган.
“Элекке вакытлардан ук татар хатын-кызлары кыш көннәре кич утырганнар, аулак өйләргә җыелып бәйләү бәйләгәннәр, мөнәҗәтләр көйләгәннәр, мендәр тышлары, кулъяулык һәм өйләргә элеп куяр өчен бик күп төрле әйберләрне күз явын алырлык итеп чиккәннәр, – ди районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова. – Аулак өй әле тагын кызларга һәм егетләргә пар сайлау, үзеңнең уңганлыгыңны-булганлыгыңны, зирәклегеңне күрсәтү урыны да булып торган дияргә була. Чөнки өлкәннәр яшь кызларның эшен күреп, үзләренең буй җиткән улларына димләгән. Аулак өйгә җыелучылар җырлап-биеп, мәзәкләр сөйләп, бирнәгә дип чигү чиккәннәр. Бирегә шулай ук авыл егетләре дә гармуннар белән килеп, күңелле көйләр, уеннар белән кызларның күңелен күргәннәр. Аулак өйләр һәрчак уен-көлке, җыр-бию белән гөрләп торган. Анда егетләрнең тапкырлыгы, кызларның матурлыгы макталган.
Бу матур йола безнең район авылларында әле дә дәвам итә. Мәсәлән, Зур Әтрәчтә аулак өйне гөр китереп, күңелле очрашу буларак үткәрәләр, гореф-гадәтләрне яшь буынга үрнәк итеп күрсәтәләр (коронавирус вәзгыяте белән бәйле барлык таләпләр үтәлә)”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев